Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар кышны озата. Мәздәният йорты мәйданы да бәйрәм авазларыннан гөрләп торды

    Борын-борынгыдан рус халкы кышны озатып һәм язны каршылап, "Масленица" бәйрәме уздырган. Ул уен-җырга бай булган. 12 мартта шәһәребезнең Мәздәният йорты мәйданы да әлеге бәйрәм авазларыннан гөрләп торды. Өлкәннәр дә, балалар да сәнгать осталарыбызның концертын тыңлады, төрле уеннарда күңел ачты, карачкы янында әйлән-бәйлән әйләнде, майлы коймак белән чәй эчте. "Калинушка" һәм...

    Борын-борынгыдан рус халкы кышны озатып һәм язны каршылап, "Масленица" бәйрәме уздырган. Ул уен-җырга бай булган. 12 мартта шәһәребезнең Мәздәният йорты мәйданы да әлеге бәйрәм авазларыннан гөрләп торды. Өлкәннәр дә, балалар да сәнгать осталарыбызның концертын тыңлады, төрле уеннарда күңел ачты, карачкы янында әйлән-бәйлән әйләнде, майлы коймак белән чәй эчте. "Калинушка" һәм Благодатное авылының "Рябинушка" ансамбльләре чыгышы ямь өстенә ямь булды. Кемнәрдер изге теләкләр теләп һавага шарлар очырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: