Сабантуй язгы кыр эшләре төгәлләнгәннән соң үткәрелә. Һәм шушы олы бәйрәмдә, көнне төнгә ялгап, эшләгән игенчеләребезнең, терлекчеләребезнең фидакарь хезмәтен бәяләү, аларга чиксез рәхмәтләребезне җиткерү күркәм бер традициягә әйләнде.
Сабантуй барыбызны да бергә җыя, онытылмаслык очрашулар бүләк итә, күңелләргә дәрт-дәрман өсти. Сабан туе үткәнне, бүгенгене, киләчәкне тоташтыручы буыннар чылбырының асыл бер өлеше булып тора.
Быелгы Сабан туе безгә истә калырлык мизгелләр бүләк итсен: аргамакларыбыз җитезлеге белән сокландырсын, көрәшчеләребез ташып торган көчләре, матур җиңүләре белән безне шаккатырсын, җырчыларыбыз үзләренең моңлы-дәртле тавышлары белән күңелләребезне иркәләсен, моңга күмсен!
Бәйрәмнәр белән сезне!!! Барыгызга да яхшы кәеф, сәламәтлек, уңышлар телибез.