Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар Казанда көч сынашачак

    2-3 октябрь көннәрендә Баулы шәһәрендә республика муниципаль хезмәткәрләренең өченче зона спартакиадасы узды. Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Сарман, Түбән Кама, Ютазы, Әлмәт районнары муниципаль хезмәткәрләре ике көн буена спортның җиде төре - футбол, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика, шахмат уеннары буенча осталыкка көч сынашты. Муниципаль район башлыгы Марсель...

    2-3 октябрь көннәрендә Баулы шәһәрендә республика муниципаль хезмәткәрләренең өченче зона спартакиадасы узды. Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Сарман, Түбән Кама, Ютазы, Әлмәт районнары муниципаль хезмәткәрләре ике көн буена спортның җиде төре - футбол, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика, шахмат уеннары буенча осталыкка көч сынашты.


    Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге, район башкарма комитеты, аның бүлекләре һәм идарәләре хезмәткәрләре, административ берәмлек, авыл җирлекләре башлыкларыннан торган безнең утыздан артык кешене берләштергән команда футбол, өстәл теннисы буенча - икенче, волейбол, шахматта - өченче, җиңел атлетикада дүртенче урынны яулап, тугыз команда арасында, әлмәтлеләрдән бер баллга гына калышып, өченче урынны яулады һәм республика муниципаль хезмәткәрләренең якын арада Казанда узачак спартакиадасында катнашу хокукын алды.


    Исеменнән күренгәнчә, муниципаль хезмәткәрләр арасындагы әлеге спорт ярышлары өченче ел рәттән уздырыла. Аның беренчесендә азнакайлылар бишенче урын белән канәгатьләнсә, икенчесендә бер баскычка өскә күтәрелделәр. Алга китеш күз алдында. Димәк, команданың алдагы елда тагын да уңышлырак чыгыш ясаячагына тулы ышанычыбыз бар.


    Наил АБДУЛЛИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: