Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар, ипотекасы булган кеше зәкят түләми

    Бирсәң - савап, бирмәсәң гөнаһы юк. Сәдака бу. Сәдака-бүләкнең мәҗбүрие дә бар. Ансын зәкят диләр. Гәрчә аларның икесе дә хәйрия­челекне аңлата. Ни кызганыч, милләттәш­ләребезнең күбесе зәкятнең мәҗбүрилеген белеп бетерми әле. Берничә көн элек башкалабызның "Галиев" мәчетендә менә шундый рухтагы сөйләшү булды. Татарстан Диния нәзарәте әһелләре, дин галимнәре, матбугат җыелышы җыеп,...

    Бирсәң - савап, бирмәсәң гөнаһы юк. Сәдака бу. Сәдака-бүләкнең мәҗбүрие дә бар. Ансын зәкят диләр. Гәрчә аларның икесе дә хәйрия­челекне аңлата. Ни кызганыч, милләттәш­ләребезнең күбесе зәкятнең мәҗбүрилеген белеп бетерми әле. Берничә көн элек башкалабызның "Галиев" мәчетендә менә шундый рухтагы сөйләшү булды.

    Татарстан Диния нәзарәте әһелләре, дин галимнәре, матбугат җыелышы җыеп, хәйриячелек ул - кризистан чыгуның бер юлы, дип җәмгыятебездә иганәчелекне киңрәк җәелдерергә, зәкятнең асылын халкыбызга яхшылаб­рак аңлатырга чакырды.

    - Зәкят ул - мәҗбүри сәдака би­рү, шул рәвешле малыңны пакьләү дигән сүз. Коръәндә зәкят кәлимәсе намаз сүзе белән бергә бик еш телгә алына. "Бай кеше­ләрнең малында, кесәсендә мох­таҗларның күпмедер өлеше бар", - дип әйтә Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримен­дә. Диния нәзарәте каршында оештырылган "Зәкят" фонды, халыктан әлеге сәдака-яр­дәмне кабул итеп алып, шуны мохтаҗлар, бичаралар арасында тарату вазыйфасын башкара. Шул рәвешле мөселманнарга бурычларын үтәргә ярдәм итә. Фонд әһелләре кул сузып, ярдәм итү­ләрен сорап йөрергә тиеш түгел. Без, дин оешмасы буларак, Кыямәт көнендә бурычлы булып калмавыгызны телибез. Икенче төрле әйткәндә, зәкят - Ходай Тәгалә каршында малыңны ими­ни­ятләш­терү ул. Зәкятеңне түләгәч, тыныч йоклый аласың, - дип ис­лам­ның өченче баганасын, өченче зур таләбен үтәргә чакырды анда РИУ проректоры, ТР Диния нәза­рәте каршындагы Голә­мәләр шу­ра­сының баш сәркатибе Рөстәм Нургалиев. - Әлеге мәҗ­бү­ри сә­дака­сын түләмичә, алтын-көмеш җый­ган кеше Кыямәт көнендә зур җәзага тап булыр, биниһая зур үтүк белән үтүкләнгән кебек уңнан да, сулдан да кыздырылыр", - дигән аятьне искә тө­шерергә туры килә".
    Билгеле, зәкятне беренче чиратта хәлле кешеләр түләргә тиеш. Әгәр малы, әйтик, кассада саклана торган акчасы артып тора икән, мәҗбүри сәдакасын түләп, кеше аны пакьләргә бурычлы. Бу зур сумма түгел, малыңның 2,5 проценты гына дип аңлатты хәзрәтләр. Шул ук вакытта: "Фатир юнәтү, ипотека түләү, бурычын каплау, эше-һөнәре өчен зарур булган машина алу өчен акча җыялар икән, аннан зәкят бирелми", - дип тә тынычландырды мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
    Кеше авыл җирендә яшәп, әй­тик, бәрәңге иксә, ул аның ун процентын, ягъни ун капчык уңыштан бер капчыгын гошер сәдакасы (зәкятнең икенче төрле аталышы гына) итеп мохтаҗларга бирергә тиеш икән. Дөрес, бу очракта да искәрмә бар. Җәй эссе, корылык булып, су сибелсә, кул хезмәте күп кулланылса, ун процент түгел, кеше биш кенә процент түли булып чыга. Шуны да әйтеп үтү кирәк: зәкят түләү юридик затларга карамый, физик затларга гына.
    - Ни кызганыч, байтак кына мө­селман илләрендә зәкятне тарату-бүлеп бирү шартларын бозып, туп­ланган сәдака акчасын еш кына төрле дәүләтләрдә купшы-зин­нәтле мәчетләр төзүгә тоталар. Югыйсә ул шәкертләрне тукландыруга, мохтаҗларга, бичараларга, кыен хәлдә калган бәндәләргә бирелергә, кыскасы, социаль киеренкелекне йомшарту, гаделлек урнаштыру өчен тотылырга тиеш, - дип белдерде үз чиратында РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. Чынлап та, Африкада күпме кеше ачлыктан җәфа чиккәндә, йөзәр­ләгән генә түгел, меңәрләгән ке­шеләр илдән илгә качак булып иза чигеп йөргәндә мондый хәлне аңлау кыен.
    Республикабызда туплана торган зәкят һәм сәдака акчасы ни-нәрсәгә тотыла, әлеге эш ничегрәк оештырыла соң? Бу хакта "Зәкят" фонды генераль директоры Рә­фис Шаһвәлиев сөйләде. Зәкят­ле­ләр Тукай урамындагы 3 нче йортта халыктан кием-салым җыеп (яңала­рын да, бераз киелгәннәрен дә алалар), мохтаҗларга тарата-өләшә икән. Соңгы вакытта корбан чалып китереп бирүчеләр шактый арткан. Болар шулай ук итне сирәк күрә торган картларга, фәкыйрь­ләргә өләшенә икән.
    - "Җомга күчтәнәче" чарасын башлап җибәргәнгә берничә ай гына. Беренче атнада тәм-том тулы җиде пакет туплаган идек. Икенче атнада 17 пакет булды. Әле менә узган атнада 30 пакет җыелды. Әби-бабайларыбыз бик канәгать. Быел Рамазан аенда, бер зур гына мәчет янында чатыр куеп, "Ураза тотучыны сыйла" дигән чара уздырырга исәп. Бер кешене тукландыру өч йөз сумга төшә дип исәпләдек. Теләге булган һәр кеше бу саваплы эшкә үз өлешен кертә ала. Бу җәһәттә zakyatrt.ru cайтына мәгъ­лүматлар куелды инде. Теләгән кеше Корбан бәйрәме көннәрендә, 8 мең сумын түләп, мохтаҗларга тарату өчен корбан чалдырырга заказ бирә ала. Бу суммага корбанлык сатып алу, эшкәртү һәм тарату чыгымнары да кергән, - дип сөйләде Рәфис әфәнде.
    "Бергәләп ярдәм итик" чарасына акча җыюның гына шактый мәшәкатьле булуына уфтанып алды ул. Сер түгел, республикабызда ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ балалар байтак. Зәкятлеләр аларны дәва­ла­ну өчен Мәскәүгә, Санкт-Петер­бургка юллый. Гадәттә бер балага 80-200 мең сум таләп ителә икән.
    Шунысы да мөһим: зәкятле­ләрнең бөтен эшчәнлеге үтә күренмәле. Интернеттагы сайтларына кереп, кемнән күпме акчалата ярдәм килгәнлеген, аның нәр­сәгә тотылганлыгын күрергә була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: