Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар, бала бит ул – уенчык түгел

    Республикада үсмерләргә карата кылынган җинаятьләр саны быел 70 процентка арткан. Балалар бүген урамнан бигрәк гаиләдә дә шактый зыян күрә. Әллә бүген әти-әниләр балаларны тәрбияли белмиме? Сүзем кыйнау, каты куллылык кына түгел, әхлакый азгынлык хакында да. Азгын ирләр, тәртипсез әниләр... Рәнҗетүчеләр кемнәр? Яшел Үзән районында онык­ларын көчләгән С.га карата җинаять эше...

    Республикада үсмерләргә карата кылынган җинаятьләр саны быел 70 процентка арткан. Балалар бүген урамнан бигрәк гаиләдә дә шактый зыян күрә. Әллә бүген әти-әниләр балаларны тәрбияли белмиме? Сүзем кыйнау, каты куллылык кына түгел, әхлакый азгынлык хакында да.


    Азгын ирләр, тәртипсез әниләр...

    Рәнҗетүчеләр кемнәр? Яшел Үзән районында онык­ларын көчләгән С.га карата җинаять эше ачканнар. Ул хәтта 2008 һәм 2009 елгы оныкларын ничек мәсхәрә­ләвен видеога да төшергән. Ә Зәй суды исә үги кызын мәсхәрәләгән ир-атка һәм аның дустына җинаять карары чыгарган. Әлеге ир­ләр­нең берсе - 16, икенчесе 18 елга хөкем ителгән. Күптән түгел Чаллыда 12 яшьлек кызны көчләү очрагы билгеле булды. Бу җи­наять­тә шикле булган 31 яшьлек ирне тоткарлаганнар. Беркайда да эшлә­мәүче ир-атның мо­ңа кадәр дә хөкем ителгәне булган. Үз йортында чит ир-ат белән күңел ачарга яраткан аналар да балаларының йөрә­генә мәңгелек җәрәхәт ясар­га мөмкин. Әлмәт районында ике ир-ат, таныш хатыннарында кунакта булып, исерткеч эчемлек кулланалар. Кызып китеп, фатир хуҗасы белән сүзгә керәләр. 14 яшьлек инвалид кыз әнисен яклап чыга. Шулвакыт ирләрнең берсе инвалид кызны җенси яктан мыскыл итсә, икенчесе аңа кул күтәрә. Акылы томаланган әтиләр арасында үз кызларын көчләгән очрак­лар да бар. Кайбер үги әниләргә дә үги кызларын кыйнаган өчен җавап тотарга туры килә.

    Чаң кагарга кирәк!

    Татарстанда Бала хо­кук­ларын яклау буенча вәка­ләтле вәкил Гүзәл Удачина үсмерләрне көчләү очрак­ларының яртысы гаиләдә күзәтелә дип бел­дерә. Былтыр шундый 572 җинаять ачыкланган. Шулар­ның 234е - әти-әниләре, 169ы - әни­ләренең өйдәш сөйгән ярлары, тагын шуның ка­дәр­лесе гаиләдәге башка кешеләр тарафыннан кылынган. 30 оч­ракта балалар оешмаларындагы хез­мәт­кәрләр гаеп­ле дип табылган. Имин булмаган гаи­ләләр, балаларны күзәтү­сез калдыру - төп сә­бәп менә шулар. Вә­каләтле вәкил исә мондый фаҗига­ләрне ата-аналарның, биг­рәк тә әни кешеләрнең тәр­типсез тормыш алып ба­руын­нан күрә.


    Күптән түгел Дәүләт Советында узган утырышта парламент рәисе Фәрит Мө­хәм­мәтшин мондый оч­ракларның күп булуына әрнеп, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләмәгән өчен Гүзәл Удачинага шелтә дә белдергән иде. "Балаларга көч куллану буенча җи­наятьләр арту җәһәтен­нән сез чаң кагарга тиеш. Елга бер тапкыр саннарны җит­керү, аның өчен борчылу аз. Әгәр балаларга карата куркыныч мөгамәлә күр­сәгез, ул сәламәтлек, үлем, суицид очракларына кагыламы, сез Дәүләт Советына хатлар язарга, Министрлар Кабинетына, Президентка мөрә­җәгать итәргә тиеш", - дип кисәтте ул.


    Тәрбиялә­мәсәң - штраф


    1990 нчы елларда пионер оешмаларының юкка чыгуы да яшьләрнең "бәй­дән ычкынуы"на китерде. Ул заманның ирекле балалары бүген инде үзләре әти-әни булды. Әллә алар гаиләдәге башбаштаклыкка күз йомамы?
    - Юк. Соңгы елларда балалар тәрбияләүдә үз вазыйфаларын үтәмәгән әти-әниләрнең саны артмады. Ул инде 15-20 ел дәвамында 3-4 мең булып кала, - ди Татарстан Эчке эшләр ми­нистр­лыгының балигъ бул­маган балалар белән эш­ләү бүлеге башлыгы Лариса Осипова. Ул да балаларның җәбер-золым күрүен, беренче чиратта, гаиләләрнең имин булмавыннан күрә. 2015 елда балаларга кагылышлы 234 җинаять эше тикшерелгән, шуларның 72 се тупас мө­гамәлә, әти-әни­ләрнең үз вазыйфаларын үтәмәве аркасында килеп чыккан. Былтыр балаларын юньләп тәрбия­ләмә­гән 15 меңнән артык әти-әни штраф­ка тартылган. 496 ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән.

    Быелның ике аенда андыйлар 52 булган. Узган ел 2 мең 710 әти-әни профилактик исәпкә куелган. Быел 1 мартка андый гаиләләр саны 4 меңнән артыкны тәшкил итә. "Районнарда социаль тернәк­лән­дерү буенча консилиумнар расланды. Анда сәламәтлек саклау, белем бирү, спорт, социаль мәсьәләләргә җа­ваплы белгечләр керә.

    Социаль яктан имин бул­маган гаи­ләләрнең мәгъл­ү­мати базасы булдырылды. Беренче тапкыр күзгә ташланган гаиләләр­гә махсус карта тутырыла. Ул социаль ярдәм бүлегенә һәм үзәк­ләргә җибәрелә. Ан­дый гаиләләр белән эш­ләү өчен белгеч, тернәк­ләндерү программасы бил­геләнә. Былтыр 1630 гаилә патронаждан төше­рел­гән. Министрлык психологик ярдәм күрсәтү буенча "Ышаныч", хатын-кызлар­ның "Фатыйма" үзәге белән килешүләр төзеде. Алар төрле семинарлар, чаралар оештырыла", - ди Лариса Осипова.


    "Жасмин" психология һәм иҗат үзәге белгече Ләлә Баһрамшина белдер­гәнчә, әти-әниләрнең кү­бесе балаларын, тегесе ярамый, монысы ярамый, дип чикләргә ярата. Нәтиҗәдә балалар "юк" дип әйтә белмәскә өйрәнә. Балаларны аралашырга өйрәтүдән дә күп нәрсә тора. "Балалар кичер­гән кризис белән әти-әни­неке бергә туры килергә мөмкин. Әти-әниләр моны яхшы белергә тиеш. Кызганыч, бүген күпләр фатир, кием сатып алуга игътибар бирә. Ә рухи якны кайгыртуны кирәк дип тапмыйлар.

    Аңлашылмаучанлыклар күб­рәк тулы булмаган яки үги әти яки әни белән яшәүче гаиләләрдә килеп чыга. Әти-әниләр аерылышкан очракта да бала үзенең кадерле кешеләре белән элемтәсен сакласын иде. Аерылышу ул - бала өчен аерылышу түгел. Балага болай да әтисе яки әнисеннән аерылу авыр, ә яңа гаиләдәге әти-әни белән уртак тел таба алмау аның борчуын тагын да арттыра", - ди психолог. - Бала бит ул, әгәр әти-әнинең хәле яхшы икән, минеке дә шәп булачак, дип уйлый. Гаиләдә яхшы мөнә­сәбәт­ләр урнаштыруны максат итеп куярга кирәк. Күңел­дән, мин моңа ирешәм, дип кабатлау файдалы. Ярсыган чакта берничә минутка дәшми калу хәерле".

    http://www.vatantat.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: