Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайга Урман хуҗалыгы министры килде

    Бүген Азнакайга ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эшлекле визит белән килде. Аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин каршы алды.

    Ул Азнакай урман хуҗалыгы бинасында Татар АССРның Атказанган урманчысы Степан Гурьяновка истәлек тактасы ачу тантанасында катнашты, ветеран-урманчылар белән очрашты.

    Аннан соң район Советы утырышлар залында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган учреждениеләренең еллык хисап җыелышы узды. Равил Кузюров районыбыз урманчылары эшчәнлегенә уңай бәя бирде, республикада бу тармакта башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.

    Бу хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

    ФОТОРЕПОРТАЖ>>>

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: