Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайга Төркия эшмәкәрләре килде. ФОТОРЕПОРТАЖ.

    "Татарстан-Төркия дуслыгы" республика җәмгыяте идарәсе рәисе Фирдүс Фәтклисламов озатуында Төркиянең Бодрум шәһәре эшмәкәрләре Азнакайда булды. Төрек кардәшләребез киләчәктә бездә кием-салым кибете ачып, соңрак, сорау булган очракта, биредә кием тегү фабрикасы ачарга теләкләре барлыгын әйтте. Көннең икенче яртысында кунаклар шәһәрнең "Азнакай киемнәре" ААҖнә сәяхәт кылдылар. Визит барышында Төркия эшмәкәрләре шулай ук...

    "Татарстан-Төркия дуслыгы" республика җәмгыяте идарәсе рәисе Фирдүс Фәтклисламов озатуында Төркиянең Бодрум шәһәре эшмәкәрләре Азнакайда булды.

    Төрек кардәшләребез киләчәктә бездә кием-салым кибете ачып, соңрак, сорау булган очракта, биредә кием тегү фабрикасы ачарга теләкләре барлыгын әйтте.

    Көннең икенче яртысында кунаклар шәһәрнең "Азнакай киемнәре" ААҖнә сәяхәт кылдылар. Визит барышында Төркия эшмәкәрләре шулай ук "Азнакай" санаториенда, сәнәгать мәйданчыгында, май заводында булдылар һәм алардагы җитештерү технологияләре белән кызыксындылар, туган якны өйрәнү музеен, спорт объектларын карадылар, "Азнакай нуры" мәчетендә булдылар һәм "Тасус" паркында агачлар утырттылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: