Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайга Санкт- Петербургның Красногвардейск районы делегациясе нигә килде?

    Шушы берничә көнлек визитлары вакытында кунакларга районыбыз белән якыннан танышу мөмкин булды.

    Шушы берничә көнлек визитлары вакытында кунакларга районыбыз белән якыннан танышу мөмкин булды. Район башлыгы урынбасары Виталий Ярославлев җитәкчелегендәге делегацияне Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин каршы алып, җирлегебез, районның бүгенге көн сулышы белән таныштырды. Делегацияне районның сәнәгать өлкәсе дә кызыксындырды. Алар машина төзелеше, сөт продуктлары җитештерү предприятиеләрендә булды. Соңыннан Мәдәни үзәктә азнакайлылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдан-туры бирә алды. Әйтик, райондашлар кунакларның нинди тәэсирләр алуы, бездә аларны аеруча нинди өлкәләрнең җәлеп итүе, үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре кызыксындырды. Очрашу ике район арасында икътисади, социаль, мәдәни, рухи хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куеп тәмамланды. Бу хакта тулырак язманы газетабызның киләсе саннарында укый аласыз.

     

    Лиза Нур фоторепортажы   
     

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: