Азнакайга Фәрит Мөхәммәтшин килде
Бүген районыбызга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле визит ясады.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм “Татнефть” генераль директоры урынбасарлары Рөстәм Мөхәммәдиев, Азат Ягафаров, Дәүләт Советы депутаты Таһир Хадиев белән берлектә ул шәһәрнең 2019 елда республика “Демография” милли проекты кысаларында ачылган “Сандугач” балалар бакчасында булды. Биредә заманча тәрбия бирү, ана һәм рус телләреннән башка чит телләр дә өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуын хуплады. Җитәкче абыйлары кулыннан беренчегә баручы малай-кызлар портфельләр алдылар.
Аннары кунаклар шәһәрнең Алиш урамы 3, 5 йортлары ишегалдындагы төзекләндерү барышын карадылар. Фәрит Хәйрулла улы “Безнең ишегалды” федераль программаны тормышка ашыруда үз тәкъдим-фикерләрен җиткереп турыдан-туры катнашкан шушы төбәктә яшәүчеләр белән җанлы әңгәмә дә корып алды. Азнакайлылар яшәү, ял итү өчен уңайлыклар тудырган бу программадан бик канәгать булуларын җиткерделәр.
–Соңгы еллар никадәр авыр булуга карамастан, Азнакай тотрыклы үсештә. Федераль һәм республика программаларының уңышлы тормышка ашырылуына күңел сөенә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин район активы белән очрашуда. –Без Азнакайны күз уңында тотып, аны күпләргә үрнәк итеп куябыз. Нефть төбәгендә яшәвегез дә зур бәхет. Авылларны саклап калу өчен тырышасыз. Аларда төп байлыгыбыз – мәдәни һәм милли кыйммәтләребез тупланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев