Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайга Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе вәкилләре визит ясады

    Районыбызга Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе вәкилләре визит ясады.

    Алар муниципаль бюджет оешмалары җитәкчеләре, эшмәкәрләр белән очрашып, аларның үз эшчәнлекләре өлкәсендә кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр. Аннан соң 1 нче урта мәктәптә ачык дәрестә катнаштылар, укучыларны үз хезмәтләренең асылы белән таныштырдылар.

    Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе бүлек начальнигы Алмаз Яфизов белдерүенчә, мондый рейдлар ел саен үткәрелә.

    Федераль монополиягә каршы хезмәт сәүдә, финанс хезмәтләре базарларында конкуренция, табигый монополияләр субъектларының эшчәнлеге һәм реклама өлкәсендә, муниципаль һәм дәүләт ихтияҗлары өчен товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүнең контракт системасы турында законнарның сакланышын күзәтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: