Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайга эшкә кайткан табибларны фатирлар белән тәэмин итәргә әзерләр

    Районыбызда халыкка медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә шушы бер ел эчендә нинди үзгәрешләр булган? Азнакайлыларның сәламәтлек торышы тулаем алганда ни хәлдә? Аны тагын да яхшырту өчен җирлегебездә ниләр эшләнә? Азнакай район үзәк сырхауханәсенең ел да уза торган киңәйтелгән медицина советы утырышында әнә шул сорауларга җавап эзләп утырдым. Утырышта күтәрелгән мәсьәләләрнең иң...

    Районыбызда халыкка медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә шушы бер ел эчендә нинди үзгәрешләр булган? Азнакайлыларның сәламәтлек торышы тулаем алганда ни хәлдә? Аны тагын да яхшырту өчен җирлегебездә ниләр эшләнә? Азнакай район үзәк сырхауханәсенең ел да уза торган киңәйтелгән медицина советы утырышында әнә шул сорауларга җавап эзләп утырдым.

    Утырышта күтәрелгән мәсьәләләрнең иң мөһимнәре - узган елгы диспансеризация йомгаклары һәм шактый еллар проблемалы булып калган кадрлар белән тәэмин ителеш иде.

    Районның баш табибы Илфат Фәрхуллин узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, сәламәтлек саклау өлкәсендә иң беренче уңай күренеш - демографик хәлнең яхшыруын ассызыклады. Халыкның табигый артым коэффициенты +1,4 тәшкил итә.

    Бу үсеш элегрәк районның бер-ике генә авыл җирлегендә күзәтелсә, хәзер андыйлар саны дистәдән арткан. Карамалыда (2013тә 13 бала туган), Мәнәвездә (10), Кәкре Елга һәм Туйкә авылларында (8әр) балалар күбрәк туа башлаган.

    Алдагы ел белән чагыштырганда үлем-китем 3,5 процентка кимегән. Монда медицина хезмәт күрсәтүнең сыйфаты яхшыру, яңа төр технологияләр кертелү, өлкәне заманча мәгълүматлаштыру, модернизацияләү, республиканың юнәлешле медүзәкләр булдыру сәясәте дә үз ролен уйный.

    Диспансерлаштыруның үзе өчен кирәклеген халык инде аңлады. Узган ел аны 7006 кеше үткән. Беренче төркем сәламәтләргә керүчеләрнең нибары 18,5 процент кына булуы да безне тормыш-яшәешебез рәвеше, үз сихәтлегебез турында тирәнтен уйландырсын иде.

    Ә инде авырулары ачыкланганнар һичшиксез табиб күзәтүе астында булырга, дәвалану алырга тиеш. Бу хакта баш табибның поликлиника буенча урынбасары Ирек Газизуллин бик тәфсилле итеп, һәр санны бөртекләп анализлап сөйләде. Диспансерлаштыру быел да дәвам итә. Аны сыйфатлы үткәрү төп бурыч итеп куелды.

    Районның баш педиатры Илһамия Гыйниятуллинаның, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, балалар табибәсе Светлана Можгинаның чыгышлары үсеп килүче буынның сәламәтлеген кайгырту, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга багышланды.

    Сүз дә юк, вакытында прививкалар ясату, медицина тикшерүләре үтү авыруларга каршы төп профилактик чаралар булып тора һәм райондашларыбызның бу якка да җитди игътибар бирүе сорала. Ә бит халыкның сәламәтлеген кайгырту максатында медицина учреждениеләренең матди-техник базасын баету, яхшырту буенча районда күп эшләнә.

    Узган ел Чубар Абдул һәм Түбән Якыйда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Авыллардагы 10 ФАПка ремонт ясалды. Шулай ук республика һәм район бюджетлары хисабыннан ашыгыч ярдәм станциясенә капремонт ясалган, Актүбә, Вахитов амбулаторияләре, үзәк сырхауханәнең дәвалау корпусы түбәләре яңартылган.

    75 берәмлек яңа җиһазлар кайтарылган, заманча җиһазланган 2 ашыгыч ярдәм машинасы алынган. Болар медицина хезмәтләрен тагын да киңәйтергә һәм яхшыртырга мөмкинлек биргән.

    Шул ук вакытта кадрларга кытлык үзен сиздерә. Бүгенге көндә балалар офтальмологы, неврологы, яшүсмерләр наркологы, отоларинголог, кардиолог, уролог, гомумпрактика табибы, психиатр, неонатолог, педиатрлар җитми. Табиблар белән тәэмин ителеш нибары 60 процент. Узган ел районга 7 табиб килгән, 6сы киткән.

    Район башлыгы Марсель Шәйдуллин белгечләрне хәтта фатирлар белән тәэмин итәргә әзер икәнлекне белдерде. Ул шулай ук максатчан юллама буенча медицина югары уку йортларында белем алучы студентларны районга эшкә кайтару, шулай ук читтән кадрлар эзләү бурычын куйды. Халыкның медицина хезмәте мәсьәләсендә мөрәҗәгатьләрнең кичекмәстән каралырга тиешлегенә басым ясады. Табиб этикасы мәсьләсенә дә кагылды.

    -Авыруларга Сезнең бер җылы сүз дә дәва, - диде ул. - Кайчак ягымлы караш, тәмле сүз дә дарудан мең өстен булырга мөмкин.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов булган кадрларны саклау, халыкта сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалау кирәклегенә басым ясады.

    Утырышта халык сәламәтлеге сагында тырыш хезмәт куйган медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы да булды. Аларга министрлыкның, район хакимиятенең, сырхауханә администрациясенең бүләкләре тапшырылды.

    Лиза Нурлыева

    автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: