Реклама
Киләсе атнада Азнакайга көчле суыклар киләчәк: температура -30 градуска кадәр төшәчәк. Һава болытлы, урыны белән аяз булачак. Кар явачак. Температура дүшәмбе көнне үк түбәнгә тәгәриячәк: 26 градуска кадәр төшәчәк, ә ялларда -31 градус булачак. 17 гыйнвар көнне республика территориясендә көчле буран көтелә, күрә алу мөмкинлеге бермә-бер кимиячәк. Җиле дә көчле,...
Киләсе атнада Азнакайга көчле суыклар киләчәк: температура -30 градуска кадәр төшәчәк.
Һава болытлы, урыны белән аяз булачак. Кар явачак.
Температура дүшәмбе көнне үк түбәнгә тәгәриячәк: 26 градуска кадәр төшәчәк, ә ялларда -31 градус булачак.
17 гыйнвар көнне республика территориясендә көчле буран көтелә, күрә алу мөмкинлеге бермә-бер кимиячәк. Җиле дә көчле, секундына 18-23 метр тизлек белән исәчәк. Юлларда көртләр барлыкка килү ихтималы зур.
Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итүенчә, 18 гыйнварда да Татарстанда буран тынмыячак.
tatmedia.ru материаллары буенча
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз