Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан Зәйтүнә әби Атнагулова“Маяк”ны 1965 елдан бирле укый

    1965 елдан башлап бер генә ел да "Маяк" газетасына язылмый калганым юк. Күзләрем начар күрсә дә, ахыргача укымыйча, туктамыйм. Гомумән, аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Соңгы елларда яраткан газетам аеруча бай эчтәлекле, матур булып чыга башлады. Шөкер, җитәкчеләребез, бигрәк тә районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллин халыкны бик хөрмәт...

    1965 елдан башлап бер генә ел да "Маяк" газетасына язылмый калганым юк. Күзләрем начар күрсә дә, ахыргача укымыйча, туктамыйм. Гомумән, аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм.


    Соңгы елларда яраткан газетам аеруча бай эчтәлекле, матур булып чыга башлады. Шөкер, җитәкчеләребез, бигрәк тә районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллин халыкны бик хөрмәт итә. Шуңадыр дип уйлыйм, районыбыз эшчеләре тырышып эшлиләр, бар тармакта да алдынгылар рәтендә баралар.

    Аларны укып, сөенеп туя алмыйм. Кеше арасына чыгып йөрмәгәч, өеңдә барысы өчен дә кайгыртып утырасың: "Һава торышы бик тотрыксыз. Икмәкләрне җыя алырлармы, урып-җыю эшләре ничек бара икән?" - дигән соравыма да газетадан җавап табам. Игенчеләребезнең уңышларына сөенеп, аларга изге теләкләр теләп күңелемне юатам. Газетабызда спорт, мәгариф, медицина һәм башка өлкәләрдәге яңалыклар да тулысынча яктыртылып килә.


    "Маяк"тан район гына түгел, республика, Россия яңалыклары белән дә танышып барырга мөмкин. Яшьләребез азып-тузып йөрмиме дип кабат газетаны кулга алам. Ялгыш юлда йөрүчеләргә тәүфыйк бир, дип Ходайдан сорап, дога кылам, ә уңышларга ирешкәннәренә ихлас күңелдән сөенеп куям. Газетада динебез, телебез турында да күп яктыртыла.


    Редакция хезмәткәрләре тарихыбыз, данлы үткәнебез хакында да онытмый. Сугыш һәм тыл ветераннарын аеруча хөрмәт белән искә ала. Сугыш чоры балаларының язмаларын укып, ихтыярсыздан күзләргә яшь килә. Соңгы вакытта газетабызда хатын-кызларга бик тә кирәкле киңәшләр, төрле рецептлар чыга башлады.


    "Маяк" газетасында эшләүчеләрнең хезмәте нәтиҗәсез түгел, газетага язылучылар саны елдан-ел арта бара. Рәхмәт, балалар!

    Зәйтүнә әбиегез Атнагулова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: