Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан Зәйтүнә Атнагулова сугыш чоры балаларының тормышы турында сөйләде

    Сугыш башланганда миңа 12 яшь иде. Ятим калу сәбәпле, Куәтле Елга авылында әбием тәрбиясендә яшәдем. Ике абыем туган авылыбыз Мәлбагышта, мәктәп торагында торды. Ачлык-ялангачлык. Бервакыт абыйлар икәүләп килеп җиткән. Ике авыл арасын яланаяк үткәннәр, җиргә кар төшкән иде инде. Әби аларның аякларын уа, ничек җылытырга белми, аларны жәлләп йөрәге өзгәләнә....

    Сугыш башланганда миңа 12 яшь иде. Ятим калу сәбәпле, Куәтле Елга авылында әбием тәрбиясендә яшәдем. Ике абыем туган авылыбыз Мәлбагышта, мәктәп торагында торды. Ачлык-ялангачлык.

    Бервакыт абыйлар икәүләп килеп җиткән. Ике авыл арасын яланаяк үткәннәр, җиргә кар төшкән иде инде. Әби аларның аякларын уа, ничек җылытырга белми, аларны жәлләп йөрәге өзгәләнә. Ә алар икесе беравыздан: "Өшемәдек, туктап чиратлап бишмәт итәгенә басып, җылынып алдык", - диләр.


    Олы абый фронтка җибәрүләрен сорап әллә ничә тапкыр хәрби комиссариатка барды. Кич эштән кайту белән миннән: "Апаем, миңа повестка килмәдеме?" - дип сорый. Фронтка киткәндә: "Апаем, тырышып укы. Сиңа белем бик кирәк булачак", - диде. 19 яше тулар-тулмаста Ленинград өчен барган сугышта һәлак булды. Мөтәвәкил абыем хәрби хезмәткә 1943 елда алынды. Сугышны кичеп, 7 ел хезмәт итеп кайтты. Эшләп укып завод директоры дәрәҗәсенә кадәр җитте. Бүгенге көндә Түбән Камада яши.


    Ә үзем Кәкре Елгада 7 сыйныфны тәмамладым. Көзен, дәресләрдән соң басуга башак җыярга йөртәләр иде. Караңгы иңгәнче эшлибез, аннары мәктәптән букчаны гына алабыз да, 5 чакрымдагы авылыбызга йөгерәбез.

    Яңгырлы, ачы җилле көннәрдә теш-тешкә тими, өшеп кайтып керәбез. Дәрес хәзерләргә керосин юк, мәктәптә дәреслекләр, дәфтәр юк. Иске-москы китапларга язабыз. Язу карасын мич корымыннан ясыйбыз. Укытучыны ничек кенә дикъкать белән тыңларга тырышсак та, ачлык үзенекен итә, игътибарны качыра. Өйдән алган 1-2 бәрәңге беренче дәрестән соң ук ашалып бетә.


    Сәгать булмагач, вакытны белеп булмый, мәктәпкә бик иртә килеп утырабыз, каравылчы мичкә якканда, без дә шунда тезелешәбез.


    Берчак Кәкре Елгага мәктәпкә барганда 3-4 бүрегә тап булдык. Юл буенда утыралар. Куркып, кар ерып басуга кереп киттек. Үзебез эт булып өрәбез, бүреләрне куркытабыз, янәсе. Мәктәпкә никадәр җир урап, көчкә барып кердек.


    Бөгелмә педагогия училище-сында укыган елларны һич онытасым юк. Сугыш белән бергә ачлык та бетәр дип өметләнсәк тә, әле озак вакыт рәхәтләнеп ашый алмадык. Фатирда Илгизә Мәйлүнова (мәрхүм инде) белән бергә торабыз. Соңгы ризыкны капкалап, укырга киттек. Төшке аш, кичке аш та булмады. Иртәгәсен, 1 май көнне, училищега киттек. Безне парадка алып киттеләр. Көн кызу, хәл юк.

    Митингта көчкә басып торабыз. Башым әйләнеп, егылып китәм дигәндә, берәү тотып калды. Үзебезнең класс егете булган икән. Соңыннан, аны күргән саен оялып йөрдем. Фатирга кайтып әзрәк хәл алгач, бер-бер ризык юнәтеп булмасмы дип, кошчылык совхозына чыгып киттем. Анда минем үги әни яши иде. Килсәм, ишеге бикле. Күршеләре аның улын ияртеп шәһәргә китүен әйтте. Кайтырлар әле, дип көтәргә булдым. Инде кич җитте, кире китәргә хәл дә юк, юл куркыта да. Бәхеткә, әниләр кайтып керде.

    Аш ашап алгач, хәл керде, икенче көнне юлга чыктым. Ул миңа 3 бәрәңге, олы бер кушуч тавыкларга ашата торган алабута кушылган он бирде. Илгизә ничек микән анда, дип кайгырып кайтып керсәм, ул мине абыйдан посылка килде, дип сөенеп каршы алды. Фатир хуҗасы дуңгыз ризыгы булган әллә мамык, әллә көнбагыш түбе биргән. Посылкадан 2 кило чамасы дөге, ярты кило шикәр чыкты. Сөенечнең чиге юк иде.


    Сугыш чорында күргәннәр сөйләп тә, язып та бетермәле түгел. Кибеткә сабын, тоз, шырпы ише иң кирәк әйберләр дә сирәк кайта. Кайсы морҗадан ут чыга, шунда утлы күмер сорарга йөгерәбез.

    Яшьләр, үз күңелебезне үзебез күреп, концерт-спектакльләр оештырабыз. Мәктәптән кайтабыз да, клубны биләп алган кәҗәләрне куып, җыештырабыз, беребез юа, икенчебез чаршау кора, егетләрне утын хәстәрләргә җибәрәбез. Авыл халкы безнең чыгышларны бик хозурланып, онытылып карый, рәхмәтләр укып аркабыздан сөяләр. Әбием минем уңышлар өчен сөенә. Бернинди ял күрмәгән авыл халкының шулай әз булса да күңелен күтәрә идек.


    Педучилищедан соң Алабуга укытучылар институтын тәмамладым. Үзем дә ятим үстем, хезмәт юлым да ятимнәргә белем һәм тәрбия биреп үтте. 22 ел Азнакайның 1 нче интернат-мәктәбендә эшләдем. Соңгы чыгарылыш укучыларым да хәзер инде 50 яшькә җитте. Укучыларым әле дә онытмый, аралашып торабыз.

    Хатлары да гел килеп тора. Ятим үскән балалар хатларын "Дорогая мамочка!.." дип башлый. Шатлык-кайгыларын уртаклашалар, киңәшләр дә сорыйлар. Хәзер инде күбрәк кесә телефоны аша хәбәрләшәбез. Бергә эшләгән хезмәттәшләрем барсы да олы җанлы, киң күңеллеләр иде.
    Нинди генә авырлыклар, хәсрәтләр, сынаулар үтсәк тә, язмышыбызга ачулы булмадык, кешелек сыйфатларын гомер буена сакларга тырыштык.


    Зәйтүнә Атнагулова. Азнакай шәһәре

    Редакциядән: Зәйтүнә апа - "Маяк" газетасының иң өлкән, иң тугры хәбәрчеләреннән берсе. Без аны бик яратабыз, тирән хөрмәт итәбез. Каләмдәшебезгә быел 85 яшь тулды. Аны юбилее белән ихластан котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, куаныч-шатлыклар гына кичереп яшәвен телибез. Һаман да шулай ягымлы, яраткан апабыз, актив хәбәрчебез булып кал, Зәйтүнә апа, алга таба да аралашып, күрешеп яшәргә язсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: