Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан Зәкәрия Хуҗин “аяклы тарих” белән бер

    Районыбыз үсешенә үзеннән зур өлеш керткән, тарихта зур урын тоткан танылган шәхесләребез шактый. Шуларның берсе - хезмәт ветераны, ТРның Атказанган икътисадчысы, бик күп республикакүләм бүләкләр иясе - Зәкәрия ага Хуҗин. Ул дәһшәтле сугыш барган көннәрдә, 1944 елның июль аенда Татшуган авылында якты дөньяга аваз сала. Мин туып ике атна үтүгә...

    Районыбыз үсешенә үзеннән зур өлеш керткән, тарихта зур урын тоткан танылган шәхесләребез шактый. Шуларның берсе - хезмәт ветераны, ТРның Атказанган икътисадчысы, бик күп республикакүләм бүләкләр иясе - Зәкәрия ага Хуҗин.

    Ул дәһшәтле сугыш барган көннәрдә, 1944 елның июль аенда Татшуган авылында якты дөньяга аваз сала.


    Мин туып ике атна үтүгә әни бәләкәй арба тартып арыш урырга чыккан. Балачагым җиңел булмады. Ул чоргы башка бик күп балалар кебек үк чабата киеп, кәлҗемә ашап үстек. 1951 елда күршебез Ильяс абый йортны ремонтлаучылар өчен ике буханка кара икмәк алып керде. Шул икмәкнең тәмен әле дә оныта алмыйм. Бу минем беренче тапкыр авыз тутырып икмәк чәйнәвем иде, - дип искә ала Зәкәрия Габдрәхим улы.


    Ачлыгын, ялангачлыгын үз җилкәсендә татып үскән бала эшкә нык, түзем һәм зиһенле була. Мәктәпне тәмамлау белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә керә ул. Инде Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә дип уйлап йөргән җиреннән мәктәп директоры Камалетдин Хәертдинов чакыртып ала аны:


    - Син бик әйбәт укыдың, мәктәпкә укытучылар җитми. Әйдә укытучы булып кил! - дип тәкъдим ясый.
    Берничә ай элек кенә укучы буларак мәктәптән чыккан Зәкәрия кабат бусаганы атлап керә. Бу юлысы инде укытучы буларак.


    - Класс бик көчле укучылардан гына тора иде. Эшләү бик җиңел булды. Соңыннан бу укучылардан табиблар, укытучылар һәм башка дәрәҗәле кешеләр чыкты, - дип искә ала Зәкәрия ага.


    Бер ел эшләгәннән соң яшь укытучыны Совет Армиясе сафларына алалар. Ул Германиядә хезмәт итә. Армия авыл малаеннан чын спортчы, взвод командиры хәзерли, рус теленә өйрәтә.


    Кече лейтенант дәрәҗәсендә туган якларына кайткан егетне балаларга булган мәхәббәте янә укытучылык һөнәренә этәрә. Хәрби киемдә, күкрәк тулы медальләрен чыңлатып килгән егетне РОНО мөдире Мәсгут Якупов бик җылы каршы ала һәм "Спорт буенча разрядларың да бар икән. Әйдә син физкультура укытырга бар!" - дип Микулино мәктәбенә җибәрә. Талантлы, энергиясе ташып торган яшь белгечкә авылда эшне өяләр генә.

    Ул - физкультура, хезмәт укытучысы да, мәктәп яны интернатында өлкән тәрбияче дә, җитмәсә партия эшләрен дә аңа йөклиләр. Төрле спорт ярышлары, түгәрәкләр белән мәктәп гөрләп тора. Зәкәрия вакытын бер дә әрәм итми: читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында да укый һәм бик тиздән аны мәктәп директоры итеп күтәрәләр.


    Беркемгә дә сер түгел, яшьләр зуррак шәһәрләргә ашкына. Зәкәрия дә гаиләсе белән киңәшеп, Түбән Кама шәһәренә китмәкче була. Әмма райком бюросына партучеттан төшәргә дип баргач, райкомның беренче секретаре Әнвәр Баһаветдинов аны "эләктереп кала". "Беркайда да җибәрмибез, синең кебек егетләр үзебезгә дә бик кирәк", - дип, районга кадрлар хәзерләүче УПКга директор урынбасары итеп җибәрә.


    Зәкәрия Хуҗинның үсеш юлы дәвам итә. 1977 елда аны халык депутатларының Азнакай поселок Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп билгелиләр. Поселок советы башкарма комитеты рәисе Фатыйма Еналиева белән 10 ел кулга-кул тотынышып эшләп, поселокның социаль-икътисади үсеше өчен үзләреннән зур өлеш кертәләр. Республикакүләм ярышларда поселок берничә тапкыр җиңүче исемен яулый. 1983 елда поселок Советы ВЦСПСның һәм РСФСР Министрлар Советының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә.


    Зәкәрия Хуҗин "аяклы тарих" белән бер. Ул эшләгән чорларда районыбыз тарихында зур үзгәрешләр була һәм аларның барысында да аның хезмәте керми калмаган.


    - Халык соравы буенча республика җитәкчеләре алдында поселокка шәһәр статусы бирелү турындагы мәсьәлә күтәрелде, - дип искә ала ул. - Моның уңай яклары күп: республика бюджетыннан акча да күбрәк бирелде. 1987 елда поселокка шәһәр статусы бирелде. Шәһәр Советына депутатлар сайлау уздырылды. Мин башкарма комитет секретаре булып сайландым. Азнакай шәһәр Советы рәисе урынбасары булып эшләдем. Бу чорда зур күләмдә торак йортлар, икмәк комбинаты, элемтә үзәге, физкультурачылар йорты, шәһәр базары, автовокзал төзелде.


    1994 елда Зәкәрия Хуҗин үз эшчәнлеген бөтенләй икенче юнәлештә дәвам итә: "Росгосстрах" иминият җәмгыятенең Азнакай филиалы директоры була ул. "Заманалар үзгәреп китте. Илдә сәяси тотрыксызлык. СССР, КПСС таралды. Советларга сайлаулар уздыру катлауланды. Бу күп көч, энергия таләп итте. Инде яшь тә бара. Мин тынычрак, даими эшкә күчәргә дигән карарга килдем", - дип аңлата ул бу адымын. Шундый зур, җаваплы урынны да "җиңел" дип торгач, аның чыннан да бик тәвәккәл, грамоталы кеше булуына ышанасың.

    Ә теләсә кайсы эшнең үзәгендә кайный алуның сере тагын да тирәндәрәк - кешеләрне ярату, хөрмәт итүдә ятмыймы икән? Бер-береңне хөрмәт итеп, йөкне бердәм тарткач, эшләве дә җиңел. Юкка гына дус, тату, үз эшен яхшы белгән коллектив З.Хуҗин җитәкчелегендә күп мәртәбәләр ярышларда җиңү яуламагандыр.


    Әмма һәр эшне яхшы белгән, тәҗрибәле белгечне "тынычлыкта" калдырмыйлар. 16 ел рәттән Азнакай районы сайлау комиссиясе рәисе вазифасын башкара әле ул. Бик катлаулы, четерекле эш икәнен үз җилкәсендә татыган кеше генә беләдер.


    Зәкәрия Габдрәхим улының эш күрсәткечләре югары бәяләнә. Ул хезмәт ветераны медале, Татарстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнә, «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» исеменә лаек була. 2011 елда лаеклы ялга китә.


    Тормыш иптәше Флүзә белән 49 ел пар канатлар булып гомер итәләр. Ике ул һәм кыз үстерәләр. Светлана белән Руслан институт бетереп, нефтьчеләр булып эшлиләр. Радик исә юрист, юридик фәннәр кандидаты. Бүгенге көндә бәхетле әби белән бабай балалары, 8 оныгы белән шау-гөр килеп гомер кичерәләр. Шуннан да зур бәхет юктыр ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: