Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан Зәкия Җәләлетдинова Белоруссия шәһәрләрен азат итүдә катнаша

    Минем әбием, Зәкия Җәләлетдинова (Садыйкова) өчен сугыш йөрәк өзгеч кайгы белән башлана: аңа "Ирегез Рамазанов Шәйхезаман хәбәрсез югалды" дигән хат килеп төшә. Алар әле 1939 елда гына кавышкан була, ә инде 1940 елда ирен армияга алалар. 1941 елда берьюлы ике ачы югалту гаиләне җимерә. Әбием башта ирен, аннан улын югалта....

    Минем әбием, Зәкия Җәләлетдинова (Садыйкова) өчен сугыш йөрәк өзгеч кайгы белән башлана: аңа "Ирегез Рамазанов Шәйхезаман хәбәрсез югалды" дигән хат килеп төшә. Алар әле 1939 елда гына кавышкан була, ә инде 1940 елда ирен армияга алалар. 1941 елда берьюлы ике ачы югалту гаиләне җимерә.

    Әбием башта ирен, аннан улын югалта. Ул яшәгән Сарман районы авылында кызамык чире афәте башланып, бер яшьлек улы авырып үлә.

    Аның иң кадерле кешеләрен югалту ачысын кичерткән сугышка нәфрәте көчле була һәм катгый бер карарга килә: үз теләге белән фронтка китәргә! Квалификацияле медицина кадрлары тылда да алтын бәясе, дип аны фронтка алырга теләмиләр. Әмма ул хәрби комиссариат бусагасыннан эзен суытмый, һәм, ниһаять, 1942 елның апрелендә фронтка китә. Бу вакытта аңа нибары 23 яшь була.


    Бөгелмәдән башкалага бер атна баралар. Мәскәү тирәсендә каты сугышлар бара. Анда кызларны бер мәктәпкә урнаштыралар. Бер бүлмәдә Татарстаннан килгәннәр урнаша. Партия әгъзалыгына кандидат булган әбиемне озак тотмыйлар, Томилинога резерв полкына җибәрәләр. Монда алар 4 ай хәрби хәзерлек үтә. Аннары инде аны Калинин фронты НКВД гаскәрләренең 24 нче дивизиясе, 76 полкы составындагы батальонның өлкән фельдшеры итеп билгелиләр.


    Әнә шул көннән бирле әбиемнең Калинин фронты составында хәрби хезмәте башлана. 1943 елда бу фронт Икенче Белоруссия фронты итеп үзгәртелә. Шул елның июнендә әбиемә медицина хезмәте кече лейтенанты дәрәҗәсе бирелә. Аларның полкы тимер юл күперләрен саклый, фронтның алгы сызыгына илтүче кыйммәтле йөкләр, хәрби техника, корал озатып йөри.


    1943 елның җәендә Смоленск өчен барган бәрелешләрдә артиллерия атышы барганда әбием контузия ала. Әле ярый ярасы бик нык булмый, медицина кадрлары җитмәгәнлектән, аны дивизиядән җибәрмиләр. Ике айдан ул янәдән сафка баса.


    Икенче Белоруссия фронты составында ул Гжатск, Вязьма, Рославль, Гомель, Могилев, Смоленск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Витебск өчен канкойгыч сугышлар барганда армия Могилевка таба якынлаша. 1944 елның июнь уртасында алар дивизиясе Днепрны кичә. Саперлар хәрби техниканы аргы якка чыгару өчен ике көндә күпер төзиләр.

    Елганы төнлә кичәләр. Барлык медхезмәткәрләр бер көймәдә урнаша. Нәкъ елга уртасында, шартлау дулкыны бәреп, көймә каплана. Бу минутларда әбием үзе өчен тормыш та, сугыш та бетте, дип уйлый. Караңгы, елга уртасында берни шәйләнми, ярга ерак, су тирән. Коточкыч шул мизгелдә аны кемдер эләктереп ала һәм салга таба сөйри. Солдатларның аны вакытында күреп алып коткаруы, үзе бер могҗиза. Куркудан һәм туңудан ул дер-дер калтырый, ярның чиге юктыр кебек тоела башлый...


    1944 елның июнь ахырында ук инде Могилев шәһәре азат ителә. Бер-бер артлы белорус шәһәр-авыллары фашистлардан азат ителә бара, әмма совет гаскәрләре дә күп югалтулар кичерә. Белорус партизаннары белән очрашканда, бер-берләре белән кочаклашып күрешәләр, немецларны көннән-көн кысрыклый бару куанычын уртаклашалар. Җирле халык аларны үз туганнарыдай сөенеп каршы ала.


    - Авылларның берсендә карт кына бер ханымның: "Без сезне көнчыгыштан кояш чыкканын көткән кебек көттек!" - дип әйткән сүзләре хәтергә уелып калган, -дип сөйли әбием. - Йорт-җирләре җимерелеп бетсә дә, барчасының йөзендә шатлык нурлары балкый иде.
    Зәкия әбиемә көн дә үлем белән йөзгә-йөз очрашып, күпме солдатларның газабын үзе аша үткәрергә туры килгән!


    Берчак шулай аларга сугышка кадәр терлек асралган абзарда кунып чыгарга туры килә. Әби йокыга тала гына башлый, тревога күтәрелә. Янәшәдәге су башнясын шартлатканнар икән. Фашистлар белән атыш башлана. Башнядан аккан су сугышчыларның каны белән буталып, кып-кызыл төскә керә. Менә шунда инде әбием "кан елгасы"н үз күзләре белән күрә.


    Аның хәтеренә тагын бер коточкыч хәл уелып калган. 1944 елның июнендә бер белорус авылы өчен каты сугышлар бара. Аны немецлардан арындыргач, тып-тын калган авыл урамына үтәләр. Гаҗәеп тынлык хөкем сөрә, хәтта кошлар тавышы да юк. Агач коены күреп, барсы да су эчәргә йөгерә. Кое төбендәге чиләкне күтәрүләре була, телдән калалар: төптә балалар мәетләре ята. Күзләре яшь белән каплана, йөрәкләр үч алу тойгысы белән яна.


    Яралардан газапланган яшь кенә солдатның ярдәм сорап төбәлгән күзләрен әле дә онытасы юк әбиемнең. Минск тирәсендә барган бәрелештә ул кулсыз һәм аяксыз кала. Тәненнән кан саркыган солдатның кипшенгән иреннәреннән чыккан сүзләре тетрәндерә аны: "Сестричка, ярдәм ит, зинһар..." Әмма әбием чарасыз була шул, ул аның кулында җан бирә...


    Алар батальонындагы күпләргә Минск шәһәрендә июль ахырында үткән партизаннар парадын күрү дә насыйп булмый.


    1945 елның мартында әбиемә медицина хезмәте лейтенанты дәрәҗәсе бирелә.Сугыш тәмамлангач, аның туган ягына кайтасы килә, әмма җибәрмиләр. Медицина хезмәткәрләре хәзер инде азат ителгән җирләрдә кирәк була. Ул хәрби хезмәтен Витебскта 1946 елның көзенә кадәр дәвам итә. Ниһаять, 19 сентябрьдә ул әти-әнисе янына туган авылы Таллы Бүләккә кайтып төшә.


    Алия Зыятдинова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: