Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан Тәзкирә Хәертдинова 90 нчы җәйне каршылый

    1924 елда Тымытык авылында дөньяга килгән әбиебез Тәзкирә Хәертдинова. Әниләре Фәтхия бер-бер артлы 7 бала табып, икесе генә исән калган аларның. Еллар тиңсез сынауларга бай, авыр була...Колхоз тормышы бала тапкач та, ул балалар авырган чакта да эшкә чыгарга мәҗбүр итә. Әбием 5 яшьтә чагында, чирләгән энесен арбага тартып, әнисе артыннан...

    1924 елда Тымытык авылында дөньяга килгән әбиебез Тәзкирә Хәертдинова. Әниләре Фәтхия бер-бер артлы 7 бала табып, икесе генә исән калган аларның. Еллар тиңсез сынауларга бай, авыр була...Колхоз тормышы бала тапкач та, ул балалар авырган чакта да эшкә чыгарга мәҗбүр итә. Әбием 5 яшьтә чагында, чирләгән энесен арбага тартып, әнисе артыннан эшкә барып, кырда аны караганда кулында бер энесе, бума ютәл белән авырып икенче энесе бер-бер артлы үлеп китәләр.

    Әнисе белән әтисе эшкә киткәч, кар ачыла башлауга, баз өстендәге балчык арасыннан бәрәңге кәлҗемәсе эзләп, берне тапкан көнне аны икегә бүлеп, сеңлесе Даима белән шатланышып ашаганнары әле дә күңел түрендә саклана аның... Әниләре Фәтхия, әтиләре Мирсәет гомер буе Ходайга табынып, намаз саен кызлары Тәзкирә белән Даимага ике дөнья бәхете, озын гомер сорый торган булганнар.


    -Әти-әнинең теләге тормышка ашты, 90 нчы җәемне каршылыйм кызым, - ди әбием.


    Хисапчы һөнәрен сайлап, авыр сугыш елларында да, аннан соңгы елларда да колхозда эшләгән ул. Комсомол оешмасы сәркатибе була, танклар, самолетлар эскадрильясына, фронт кирәк-яракларына җибәрү өчен заемга акча җыеп тапшыру эшен үз өстенә ала, төннәрен амбарда фронтка җибәрү өчен икмәк эшкәртүдә, соңрак халык контроле рәисе булып та хезмәт итә.

    Аннан соңгы елларда әбием сәүдә системасында - кибетләрдә ревизия ясау эшен башкара торган була. Халыкка изгелеге өчен, хөкүмәткә тугрылыгы өчен авылдашлары аны авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар. Хатын- кызлар советында да эшләп, кайсы гаиләгә нинди авырлык килсә дә, беренче булып ярдәм итәргә омтылган әбием. Имин җәмгыятьнең нигезе бәхетле, тигез гаиләдә дип, гаиләләрне татулаштырырга тырышып, сөйләшүләр, аңлату эшләре алып барган, һәр кешегә күңел ачкычы таба белү аңарда әле дә сакланган...


    Шул елларда сугышта яраланып кайткан Мисбахетдин Хәертдиновка кияүгә чыгып, кайсы авылга эшкә билгеләсәләр - шунда көн күргән алар. Мәндәй, Татшуган, Тымытыкта хуҗалык рәисе булып, соңрак туган авылы Үчәллегә кайтып бригадир булып хезмәт куйган бабам. Бүгенге көндә дә авылыбызда аны олы хөрмәт белән искә алалар.

    Белеме аз булса да, оештыру сәләте, рухи ныклыгы авыр елларда да колхозларны алдынгы итеп тотарга көч бирә. Әбием, бабайны рәис итеп билгеләгәч, үзе яраткан хисапчы һөнәрен ташлап, медпунктка фельдшер ярдәмчесе булып эшкә керергә мәҗбүр була. Медицина өлкәсендә ул бүген дә безнең өчен олы белгеч, һәр үләннең шифасын, һәр авыруның дәвасын белә. Әбием бала чактан китаплар укырга яраткан. Әлегәчә бөтен әдәбият яңалыкларын белеп, яттан шигырьләр сөйләп, татар язучыларының иҗаты белән кызыксынып яши.


    Ул бабамны һәрвакыт гаилә башлыгы итеп күрсәтә белде. Соңгы көннәренәчә бабай гаиләбездә иң абруйлы, иң хөрмәтле кеше саналды. Әби аның сүзеннән бервакытта да чыкмады һәм 5 баласына, оныкларына да шуны сеңдерде. Бабай сукырайгач, аның өчен күзләре дә, аяклары да булды. Бугенге көндә әбиебезнең 9 оныгы, 16 оныкчыгы бар. Ходайдан барысы өчен дә сәламәтлек, тигез, тыныч тормыш сорап догада яши.


    Олыгайган көнендә ике баласын, тормыш иптәшен югалтса да, тормышка мәхәббәтен югалтмаган әбиебез. Һәрчак акыллы киңәшләре, җылы сүзләре белән безне сөендереп, олы гаиләбезнең учагын сүндермичә бүгенгәчә саклап, яклап тора.


    Алинә Хисамиева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: