Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан Таһир Хафизов: "Самолеттан төшкәндә, шарт-шорт аткан тавышлардан сискәнеп куйдык"

    Хушлашканда сержантның күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Солдатлар моны үзләренчә аңлады: өйрәнүләр вакытында безне шулай якын итеп өлгергән, янәсе. Бу яшьләрнең ни сәбәпле коелуын алар әле соңрак төшенәчәк. Ә хәзергә самолет Сәмәрканд җиреннән аерылып, һавага күтәрелде. Таһирның мондый биеклеккә беренче тапкыр менүе. Бу сиңа Чатыр тау түбәсе генә түгел! Аюлар нәселеннән ул,...

    Хушлашканда сержантның күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Солдатлар моны үзләренчә аңлады: өйрәнүләр вакытында безне шулай якын итеп өлгергән, янәсе. Бу яшьләрнең ни сәбәпле коелуын алар әле соңрак төшенәчәк. Ә хәзергә самолет Сәмәрканд җиреннән аерылып, һавага күтәрелде.

    Таһирның мондый биеклеккә беренче тапкыр менүе. Бу сиңа Чатыр тау түбәсе генә түгел! Аюлар нәселеннән ул, Уразай авылыннан. Кыюлыгы, гаярьлеге ташып тора. Әмма никадәр батыр булсаң да, иксез-чиксез биеклек барыбер шүрләтә икән. Кабул кырындагы Җылы станга килеп төшеп, тәгәрмәчләр җиргә орынгач кына күңеле тынычлангандай булды.

    Ишекләр ачылуга, шарт-шорт аткан тавышлардан тагын сискәнеп куйды. Инде сугышның үзенә килеп каптыкмы әллә дип шүрләгәннәр иде, баксаң, дембельләр яшь солдатларны шулай автоматлардан атып каршы ала икән.


    Иң беренче күзгә ташланганы кыя таулар булды. Аннан - бихисап машиналар! Нинди илнеке һәм кайсы елныкы гына юк. Карлы балчыкта ялан тәпи йөгереп йөрүче әфган малайлары да гаҗәпләндерде аны. Хатирәләр ирексездән балачакка - Стәрле елгасы буена алып кайтты. Җәй буе аяк-куллары чебиләп-кутырлап бетәр иде!


    Таһир аскы батальонда хезмәт итте. Биредә өстәге кебек үк атышлар көчле түгел. Шулай да баш очыннан пулялар сызгырып узганда җан табан астына төшә. Частька кайткач, ни көләргә, ни еларга белми машинадагы тишекләрне саныйлар. Азнакайда 23 нче профтехучилищеда шофер-тракторчы һөнәрен үзләштерүе һәм Сәмәрдкандда "КамАЗ" машинасын йөртергә өйрәнүе ярдәм итә, Әфганда да "КамАЗ" йөртә ул.


    - Полихурум аркылы Хайратонга йөк ташыдык. Хумрида берсендә душманнар ракетасы безнең янда гына шартлады, бәхет бар икән, зыян килмәде. 9 Май бәйрәмендә стройда торганда да чак үлемнән калдык, корректировкалары ялгыштымы, ракета читкә төште. Армиягә алгач, сугышка барасын белә идек, әмма сугыш нинди булганын белми идек. Югалтуларны күп күрдек. Өске батальонда командиры белән бергә 18 солдат һәлак булды. Старшинаның нигә елап озатып калганын инде төшендек, - ди Таһир.


    1986 елның 4 ноябрендә аларны Кундуздан Үзбәкстанның Термез шәһәренә күчерәләр.


    - Сугыштан чыкканга башта гел күнегеп булмый иде. Төнлә юлда барганда бер кул - автоматта. Машинаны туктатсалар дип, монтировканы да әзер тотасың. Мин генә шулаймы дисәң, барыбыз да икән. Малайлар белән сөйләшеп көлешәбез...


    Әле туган ягына әйләнеп кайткач та, төннәрен бик еш саташып, тиргә батып уяна ул. Колакта - пулялар сызгыруы, ракеталар шартлавы, күз алдында - дөрләп янган машиналар, цинк табутлар...


    1988 елда ул "Нефтемаш" заводына слесарь-җыючы булып эшкә урнаша һәм бүгенге көнгә кадәр биредә тырыш хезмәт куя. Завод финанс кыенлыклары кичергән заманда да коллективка тугры булып кала.


    Таһир бик шат күңелле кеше. Бәйрәмнәрдә рәхәтләнеп бии, уеннарда катнашып, шаян сүзләре белән башкаларның кәефен күтәрә. Аннан аның тагын бер яхшы сыйфатын әйтми мөмкин түгел - бик тә ярдәмчел. Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, кире какмас. Һәр эшкә кулы ятып тора. Тырышлыгы, үҗәтлеге дә җитәрлек. Йорт салам диде, Яңа Юлда үзләре бура бурап, йорт җиткерделәр. Тормыш иптәше Фәйрүзә бар авырлыкларны аның белән бергә күтәрде, берсеннән-берсе ипле, акыллы ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Инде онык сөю бәхетенә дә ирештеләр.


    Таһирның тагын бер үзенчәлекле ягы бар - ул йортка хәмер керттерми. Исерткечтән башка да өйләре кунак белән тулып тора. Уразасын тота, табыннан дога кылмый кузгалмас.


    Әфган турында сөйләргә яратмый. Ул тау-ташлар арасында башын салган иптәшләрен хәер-догаларында искә алып, ут эченнән исән-сау кайтуына шөкерана кылып, бүгенге тормышның кадерен белеп, җай гына гомер үренә үрли.


    Резеда Шәрипова

    Фото гаилә архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: