Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан табиб-офтальмолог Илдар Ильясов күзләргә карап тәндәге чирне әйтеп бирә ала

    Медицина өлкәсендә бүгенге көндә алып барылган мөһим кампания - халыкны диспансерлаштыру чорында редакция почтасына райондашлардан теге яки бу чир хакында белгечләр аңлатмаларын бирүебезне сорап хатлар күп килә. Алар арасында глаукома турында күбрәк белергә теләп мөрәҗәгать иткәннәре дә бар. Әйе, кеше күзләре гаҗәеп орган. Аларда бөтен организм халәте чагылуын борыннан-борыннан ук...

    Медицина өлкәсендә бүгенге көндә алып барылган мөһим кампания - халыкны диспансерлаштыру чорында редакция почтасына райондашлардан теге яки бу чир хакында белгечләр аңлатмаларын бирүебезне сорап хатлар күп килә. Алар арасында глаукома турында күбрәк белергә теләп мөрәҗәгать иткәннәре дә бар.

    Әйе, кеше күзләре гаҗәеп орган. Аларда бөтен организм халәте чагылуын борыннан-борыннан ук дәлилли килгәннәр. Күзләргә карап тәндәге чирне әйтеп бирә алган табиблар, хәзер бик яхшы "укыган" заманча аппаратлар барлыгын беләбез. Ә күзләрнең үзләре хакында без күп беләбезме соң? Әйтик, шул ук хәтта кешене тома сукыр калдырырга мөмкин глаукома чире турында? Район үзәк поликлиникасының табиб-офтальмологы Илдар Ильясов белән әңгәмәбез менә шушы мәкерле авыру хакында.

    - Илдар Идрисович, нәрсә соң ул глаукома һәм ул шулкадәр үк куркынычмы?

    - Күз эчендәге басым күтәрелеп, күрү нервларын зарарлый һәм шуның нәтиҗәсендә глаукома авыруы барлыкка килә. Күз белән ми арасындагы элемтә әкренләп һәм кире кайтаргысыз булып бозыла. Яктылык күренсә дә, ми инде күз алдындагы картинаны тулысынча яңарта алмый. Кеше бу халәттә авырту һәм уңайсызлык кичерми. Әмма күзнең бу зарарлануы ахыр чиктә сукыраюга китерергә мөмкин. Бу хәл, күз басымы кинәттән күтәрелсә, шулай ук кинәт кенә дә булырга мөмкин. Бердәнбер чара - әлеге авыруны вакытында билгеләп, кичекмәстән дәвалый башлау.

    - Күздәге бу үзгәрешләр нилектән барлыкка килә?

    - Инде алда әйтеп үткәнчә, күз басымы югары булудан, шуңа да аны даими үлчәтеп тору кирәк. Әмма ул бердәнбер фактор түгел. Әлбәттә, глаукома куркынычы туу яшь белән дә бәйле, олыгая барган саен чир ныграк яный. Нәселдә аның белән чирләүчеләр булса, шулай ук күчәргә мөмкин. Якыннан күрмәү, атеросклероз, тәмәке тарту, артериаль гипертензия, диабет та глаукомага сәбәп булып тора.

    - Аның билгеләре нинди, авыру башлануын ничек белергә соң?

    - Глаукома - күзгә күренми торган дошман. Иң иртә билгеләреннән берсе - ян-якны күреп бетермәү, медицина теле белән әйтсәк: периферик күрүне югалту. Чирнең мәкерлеге шунда - ул авыртусыз, күз күреме дә үзгәрмәскә мөмкин. Әмма периферик күрү начарлана барган саен бары тик күзнең челтәр катлавындагы үзәк өлешенә эләккән нәрсәләр генә күренә башлый. Әлеге дә шул сүз - дәваланмаганда ул сукыраюга китерә. Диагноз никадәр иртәрәк куелса һәм дәвалау иртәрәк башланса, моңа шулкадәр тизрәк киртә куярга мөмкин.

    -Глаукоманы үзең генә дә билгеләп буламы?

    -Юк. Диагнозны бары тик белгеч кенә һәм махсус тикшерү уздырганнан соң гына куя ала.

    - Ул тулысынча дәваланамы?

    - Инде зыян салынган нерв күзәнәкләрен яңарту мөмкин түгел. Шуңа күрә дә дәвалауның төп максаты - исән калганнарын саклау. Табиб билгеләгән дәвалау терапия курсы түгел, ә гомер буена бара торган процесс, ягъни "яшерен дошманга - яшерен корал".

    - Глаукоманы дәвалау нәрсәгә нигезләнә?

    - Максаты - күз басымын исән калган күрү нервлары эшчәнлеге бозылмаслык итеп түбән төшерү. Әлбәттә, дәвалауны бары тик табиб-офтальмолог кына билгели ала.

    - Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт, Илдар Идрисович, газета укучыларыбыз сезнең киңәшләргә колак салыр, сәламәтлекләренең үз кулларында булуын, табибка ешрак күренеп тору кирәклеген онытмаслар, дип ышаныйк!

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: