Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан сугышчы–интернационалист Илшат Исламов: «Грозовые ворота» фильмы чираттагы рус блокбастеры гына түгел"

    Вакыт үтә дә китә. Әле кичә генә кебек, без дә сиксәненче елларда унынчыны тәмамлаган сыйныфташларны хәрби хезмәткә озаткан идек. Аларның бик күпләре ул чакларда без картадан гына белгән Әфганстан Республикасына җибәрелде. Баксаң, инде совет гаскәрләрен бу илдән чыгаруга да 25 ел тулган. Үзенең хәрби хезмәтен Әфган җирендә үткән, бүгенге көндә...

    Вакыт үтә дә китә. Әле кичә генә кебек, без дә сиксәненче елларда унынчыны тәмамлаган сыйныфташларны хәрби хезмәткә озаткан идек. Аларның бик күпләре ул чакларда без картадан гына белгән Әфганстан Республикасына җибәрелде. Баксаң, инде совет гаскәрләрен бу илдән чыгаруга да 25 ел тулган. Үзенең хәрби хезмәтен Әфган җирендә үткән, бүгенге көндә район хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасын җитәкләгән Илшат Исламов белән әңгәмә­без сугышчан дуслары, үзенең күргән-кичергәннәре, әфганлыларга ташламалар хакында.

    - Илшат, иң әүвәл үзең белән танышып китик әле...


    - Мин Сарлы авылы егете. Балачагым башка чордашларныкы кебек үк үтте: башта балалар бакчасы, аннары мәктәп еллары. Әфган сугышы 1979 да, без бишенчедә укыганда башланды. Мине хәрби хезмәткә 1985 елның язында алдылар. Ярты ел Литвада «учебка» үт­еп, кече командир дәрәҗәсе алгач, Әфганстан Демократик Республикасына җибәрделәр. 345 нче аерым парашют-десант полкына билгеләндем. Бу полкта Азнакайдан без өч егет идек: Николай Кандауров, ул сугышта геройларча һәлак булды, Загорьедан Илбар Гәрәев. Өчебез арасыннан исән-сау, яраларсыз кайту Илбарга гына тәтеде. Хәер, исән-сау дию дә дөрес түгелдер. Сугыш ул эзсез калмый, тән исән булса да, җан яралары гомер буе сыкрый. Ә бит бу сугыш 14 мең егетебезнең япь-яшь гомерен кыйды. Бездән соң да бу полкка Азнакай егетләре күп килгән, Баһрам аша барыбыз да үтте...


    1986 елның ноябрендә Пакыстан чигендәге Джалалабад шәһәре тирәсендә барган бер бәрелештә мин каты яраландым. Безнең взводтан өч егет шул көнне һәлак булды. Без, яралылар, биш сәгать буе "вертушка" килгәнен көтеп яттык. Арабызда 18 яшьлек (безгә 20 булгач, үзебезне "картлар" саный идек) егет тә бар. Бу аның сугышта әле беренче генә чирканчык алуы иде. Аның исән калуына барыбыз да чын күңелдән сөендек.


    Тагын ярты ел госпитальләрдә дәваланырга туры килде. Өйгә 1987 елда кайттым. Хезмәт итү чорында Кызыл Йолдыз ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләндем. Азнакайда мине якыннарым, дусларым бик җылы каршы алды, һәрчак игътибарда, хөрмәттә булдым. Илнең төрле почмакларыннан сугышчан дуслар хәл белешергә килде. 1988 елда КДУга укырга кереп, юрист белгечлеге алдым. Өйләндем. Ике ул үстердек. 1995 елдан бүгенге көнгәчә район хакимиятендә хезмәт куям.


    - «Грозовые ворота» фильмын бик тетрәнеп караган идем. Әфганда булган бу сугыш чынбарлыкта да шулай аяусыз, дәһшәтле булдымы? Ул чираттагы рус блокбастеры гына түгелме?


    - Режиссерның дөреслекне ничек бар - шулай ачып сала алуына үзем дә гаҗәпләнәм. Элеккеге чорда аны экранга да чыгара алмаслар иде. Нәкъ без үткән сугыш чагылышы инде ул.


    - Шулай да, Әфган сугышын безнең ил өчен һич кирәксез, мәгънәсез сугыш дияр идеңме, син бит инде ул вакый­галарны үз башыңнан кичергәннәрнең берсе?


    - Сугыш сугыш инде ул, аның барсы да кирәксез, мәгънәсез. Монсы хакында да шулай дисәң, яшь гомерләрен биргән егетләребез рухын рәнҗетерсең кебек. Ни дисәң дә ул чакта, инде әйткә­немчә, патриотик рухлы, «ил куша» принцибы белән яшәдек, барабаннар маршы астында сафларда атлап, ил алдында ант биреп, аны үтәү өчен яна идек. Ил алдында бурычны үтәргә тиеш идек. Аннары, тагын бер нәрсә бар - геосәяси күзлектән чыгып фикер йөрткәндә, СССР ул елларда үзенең көнчыгыш чикләрен саклады. Ул вакытта совет гаскәрләре әфган җиренә кермәсә, хәзер сәяси аренада ниләр генә кылынмас иде. Шунсын да әйтергә кирәк: күпме әфган халкын ач үлемнән алып калды ул елларда безнең ил.


    - Юрист буларак, әфганлыларга кагылышлы ташламалар, бу нәүбәттән яңалыклар хакында да бераз әйтеп үтсә­гез иде, заманында «ил өчен» дәшкән ир-егетләрен хөкүмәтебез онытып бетермидер бит әле?


    - Белгәнегезчә, "Ветераннар турында закон"га күп кенә үзгәрешләр кертеледе. Ташламаларның күбесе бетерелде. Әле фатирга тиенә алмаган никадәр егетләребез бар...


    - Инде әңгәмәбез ахырында быел хәрби хезмәткә китәргә җыенучы егетләргә әйтер сүзегез юкмы?


    - Әйтер сүз шул инде - ил иминлеген саклау үзен ир-егет санаган һәркемнең бурычы. Хәзер бит хәрби хезмәт срогы да нибары бер генә ел. Аннары, сугышчан әзерлек чыныктыра, ныгыта, тәртипкә өйрәтә, кыскасы, үсмердән чын ир- егет ясый.


    Әлбәттә инде, форсаттан файдаланып, әфган сугышын үткән егетләребезне, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу белән тәбрик итәм. Сугыш тәмамлану ул нинди генә сугыш булмасын, һәрчак шатлыклы вакыйга. Куанычтан күзләр яшьләнгән бәйрәм дисәк тә ярый. Улларын әфган һәм чечен сугышларында югалткан әти-әниләр алдында баш иеп, аларның газизләре-безнең сугышчан дусларыбыз барчабызның да хәтерендә булуын, аларны беркайчан да онытмаячагыбызны җиткерәсе килә. Әти-әниләргә һәм сугышчан дусларга исәнлек-саулык, иминлек, гаилә бәхете телим!


    Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: