Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан сугыш ветераны Гайнулла Әюпов Берлинга “Форд”та барып җитә

    Еллар чәчкә әкрен генә ак бәс кундырса, йөз-кыяфәткә җыерчыклар сырласа да, ә менә рух-күңелгә әллә ни зыян сала, аны картайта да, какшата да алмый. Гайнулла абыйны беренче күрүдә үк әнә шулай уйлап куйганым хәтердә. Ә бит ниләр генә күрергә-кичерергә туры килмәгән аңа бу тормышта! ... 1921 елның 21 мартында Башкортстанның...

    Еллар чәчкә әкрен генә ак бәс кундырса, йөз-кыяфәткә җыерчыклар сырласа да, ә менә рух-күңелгә әллә ни зыян сала, аны картайта да, какшата да алмый. Гайнулла абыйны беренче күрүдә үк әнә шулай уйлап куйганым хәтердә. Ә бит ниләр генә күрергә-кичерергә туры килмәгән аңа бу тормышта!


    ... 1921 елның 21 мартында Башкортстанның Аскын районы Урмияз авылында дөньяга килә ул. Бала чагы җитмәүчелектә үтә, уку да эләкми. Гаиләдә өч бала, ачлы-туклы яшәеш. Гайнулладан кечерәк энеләре чиргә олгашып үлә. Әтиләре Свердлау ягына урман кисәргә китә. Анда "Уралмаш" заводына нигез салуда катнаша. Бераз хәлләнгәч, гаиләсен дә үз янына ала. Әмма әллә ни озакка булмый, фин сугышы чыгып, әтиләре Гаффаз хәрби хезмәткә китә дә, яу кырында гомерлеккә ятып кала. Ятим гаиләсе янәдән авылга юл тота...


    Баш бала Гайнулла бик иртә тормыш арбасына җигелә.


    - Бер кашык он өчен 75 сутый җир сөрергә кирәк иде, - дип искә ала ул сугыш алды елларын. - Кышын укырга кердем, әмма яшем зур иде шул инде, мәктәптә бер генә ел укый алдым. Анда Әнисә Сөләйманова исемле бик чибәр кыз белән таныштык. Армиягә киткәндә: "Син - минеке, мин - синеке", дип вәгъдәләр бирештек. Тәки көтте бит...


    ... 1940 елның чатнама суык 19 гыйнварында солдат шинеле киеп Ерак Көнчыгышка китә ул. Хәрби чыныгуны шунда ала. Бөек Ватан сугышы башлангач, аларны әле фронтка җибәрмиләр, бер ел Амур елгасы буенда ил чиген японнардан саклаталар. Һәм менә чират аларга да җитә. Хәрби техникалары белән платформаларга төялеп Мәскәүгә юл алалар. Урман буйларына туктап, паровозга ягарга утын әзерли-әзерли, ниһаять, 15 тәүлек дигәндә башкалага якынлашалар. Аннан инде туп- туры фашист боҗрасында калган Сталинградка китәләр. Әле генә оешкан 5 нче удар армиягә блокаданы өзү бурычы куела.


    -Без, шоферлар, фронтны беренчел кирәк-ярак: хәрби корал, азык-төлек белән тәэмин иттек. Төнлә, караңгыда гына юлга чыгабыз. Фаралар утын шәйләүгә, дошман ата башлый, - дип сөйли Гайнулла ага. - Ә инде кире кайтканда арбага яралыларны салабыз. Аларны тылдагы госпитальләргә таратабыз.


    Әле дә хәрәкәтчән, көр күңелле ветеран, яшь чагында бигрәк тә мут, елгыр булгандыр. Дон елгасын кичкәндә күрсәткән осталыгын, үҗәтлеген, командир әмерен төгәл үтәвен башкаларга үрнәк итеп куялар. Аннан соңгы җаваплы заданиеләрне дә ул иң беренчеләрдән һәм җиренә җиткереп башкара.


    Шофер солдатның хәрби бәрелешләрдә күрсәткән батырлыкларын Кызыл Йолдыз ордены, күпсанлы медальләр белән бәялиләр.

    Сталин фәрманы нигезендә часть командиры имзалаган Рәхмәт кәгазьләре генә дә дистәдән артып китә. Алар Кюстрин, Кишинев, Сохачев, Скерневицы, Лович, Гнезно шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә, Висла елгасының көнбатыш яры буйлап барган бәрелешләрдә, Бранденбург провинциясенә, Германия җиренә үтеп керүдә, Берлинны алу өчен барган сугышларда... катнашып, кылган батырлыклары өчен бирелгән.


    Частьләре трофей итеп кулга төшергән "Форд-6" машинасына да иң кызыкканы, тәгаен, техника җанлы Гайнулла булгандыр. Тәки аңа тәти машина. Үзенең агач кабиналы "полуторка"сыннан соң тимер кузовлы, җиңел җилдергән "америка аты"нда оҗмах бишегендәгедәй тибрәлеп кенә йөри. Хәзер инде советларныкы булуы әллә каян күренеп торсын өчен корыч айгырының "маңгаена" кызыл йолдыз сурәте дә төшертә.


    - Чит илнеке булса да, миңа бер дә "хыянәт" итмәде, - дип көлеп куя әңгәмәдәшем. -Бер-беребезгә тугры булдык. Анда әле Җиңү яуланганнан соң да байтак йөрелде. Шәп машина иде...


    Әнә шулай фронтта калган юлын "Форд"та үтеп (ФОТОга бас), Берлингача барып җитә ул. Рейхстагка аның да эзләре салынган.


    Гайнулла Әюпов туган ягына 1946 елның көзендә генә әйләнеп кайта. Озак та үтми, Әнисәсе белән өйләнешеп тә куялар. Әюповлар гаиләсе Азнакайга 1953 елда килеп төпләнә, йорт җиткезеп керәләр. Гайнулла ага ПАТП төзелгәннән бирле, лаеклы ялга чыкканчы, шунда шофер булып эшли. Үзе әйтмешли, иң кадерле "йөк" - нефтьчеләр вахтасын йөртә.

    Хезмәте бик зурлана, хезмәттәшләре хөрмәтен казана. Тыл һәм хезмәт ветераны Әнисә апа гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Бер генә кыз үстерсәләр дә, өч оныклары, инде сигез оныкчыклары бар. Бүгенге көндә ветераннар гаиләсе хөкүмәт биргән фатирда бер-берсен кадерләп, кайгыртып, матур гына яшәп ята. Кыз белән егет чагында бирелгән вәгъдәгә инде 68 ел тугры алар!

    Сүз уңаеннан

    Бу көннәрдә Әнисә апага - 90, Гайнулла агага 93 яшь тулды. Аларны Россия һәм Татарстан Президентлары, Азнакай җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, хәрби комиссариат һәм мәгариф идарәсе вәкилләре котлады.


    Лиза Нур, автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: