Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан Шакировлар иң иҗади гаилә исеменә лаек булдылар

    ​​​​​​​Шакировлар гаиләсе “Без бергә” республика конкурсының зона турында “Иҗади гаилә” номинациясендә – беренче дәрәҗә, республика турында икенче дәрәҗә лауреат булдылар. Аларны районда белмәүчеләр юктыр.

    Бу гаиләдә, халкыбызның милли традицияләрен саклап, сәнгатькә гашыйк кешеләр яши. Илһам һәм Илнар Шакировлар – танылган баянчылар, халыкара конкурслар лауреатлары. Гаилә башлыгы Бакир Шакиров һөнәре буенча сәнгатьтән ерак торса да, оста гармунчы. Ә тормыш иптәше Сәрия Шакирова – Азнакай халык театрының данлыклы артисткасы. Киленнәре дә, оныклары да Шакировлар нәселенә тәңгәл килгән, шәһәребезнең мәдәни тормышында актив катнашалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: