Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан Радик Солтанов: "Тальян моңы – әтием ядкаре"

    Илебез тарихында зур урын биләгән дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары без - Солтановлар гаиләсе тормышында да җуелмас эзләрен калдырды. Ямьле Ык буйларын гөрләтеп эшләп йөргән биш малаен бер-бер артлы сугышка озата Асылгәрәй бабай. Фронтка киткәндә Миргасим абыйсы биреп калдырган тальянда туктаусыз уйный да уйный Фатих ул көннәрдә. ... Без авылдан...

    Илебез тарихында зур урын биләгән дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары без - Солтановлар гаиләсе тормышында да җуелмас эзләрен калдырды.

    Ямьле Ык буйларын гөрләтеп эшләп йөргән биш малаен бер-бер артлы сугышка озата Асылгәрәй бабай. Фронтка киткәндә Миргасим абыйсы биреп калдырган тальянда туктаусыз уйный да уйный Фатих ул көннәрдә.

    ... Без авылдан чыккан чакта

    Күтәрелде томаннар...

    Дөнья хәлен белеп булмый,

    Сау булыгыз, туганнар...

    Китүчеләрнең җан сызлануы, көмеш телле тальян гармунының ачы моңы киләчәкне сизгәндер, күрәсең...

    Асылгәрәй гаиләсенә кара кайгы кәгазе бер-бер артлы икәү килә. "Мәскәү өчен барган каты сугышларда улыгыз Габдерәүф батырларча һәлак булды...", - диелгән беренчесендә. Озакламый шундый ук хәбәрне Миргасим хезмәт иткән Белоруссия фронтыннан да алалар.

    Ул көннәрдә Фатихның гармуны аерата сызлана. Озакламый чират аңа - гаиләдәге дүртенче малайга да җитә. Басу капкасы төбендә тальян төпчек энеләре кулында кала... Фатихны озаткан юлдан 1942 елда инвалид булып Миңнегәрәй кайтып төшә...

    18 яшьлек Фатихны сугыш бар яклап сыный. Башта Калинин фронтында пулеметчы булып хезмәт итә, аннары Пензада артиллерия училищесында укый. Ләкин курсантка аны тәмамлау насыйп булмый, фронтларда хәл катлаулану сәбәпле, аларны яңа оешкан 18нче һава десанты биргадасына күчерәләр. Зур тормыш мәктәбен үтә ул десант гаскәрләрендә: Карелия фронты, кеше аяк басмаган сазлыклар, ургып аккан Свирь елгасын кичү... Маннергейм линиясендә ак финнар һәм фашистларның көчле группировкасын тар-мар итәләр. Фронтның иң алгы сызыгында, иң җаваплы участокларда десантчылар була.

    Ниһаять, 1944 елның җәе дә җитә. Совет сугышчылары алдында бу вакытта үтә алмаслык каршылыклар булмый да, чөнки барлык фронтларда да өстенлек безнең гаскәрләр ягында. Совет җирләре озакламый фашист илбасарларыннан тулысынча азат ителә.

    Тиздән Фатихларның бригадасын 3нче Украина фронты составына күчерәләр. Алда - тугандаш Венгрия җирләре: таланган, җимерелгән авыллар һәм шәһәрләр... Австрия башкаласы Венаны азат иткәннән соң, соңгы юнәлеш Чехославакиягә була. Ә аннары, ниһаять, солдат дүрт ел буе көтеп алган Җиңү шатлыгы! Австрия өчен барган сугышларда кулга төшкән Вена гармунында русча да, татарча да, украин көйләрен дә уйный да уйный ул көннне Фатих. Туган якларны, якыннарны сагынып та, сугыш кырында югалткан абыйларын, полкташларын уйлап та сагыш-моң агыла ул көйләрдә.

    Көнбатыш фронтта сугышлар инде тәмамланса да, гвардия өлкән сержант Солтановка солдат шинелен яңадан ике елдан соң гына салу насыйп була. Илнең Көнчыгышында япон милитаристларын тар-мар итеп, чик буенда тәртип урнаштыруда да катнашырга туры килә.

    Ниһаять, туган яклар. Яшьлек эзләрен саклаган ямьле Ык буе болыннары, җан сөйгәне - Җүәйрәсе... Тальянына кадәр сагындырган.

    Хәрби хезмәттән кайтып, гимнастеркасын да салырга өлгермәгән, орден-медальләрен чыңлатып килеп кергән Фатихны район мәгариф бүлегендә бик җылы каршы алалар. Мәктәпләрдә кадрларга кытлык, утны-суны кичкән ир-егетләр бигрәк тә кадерле чак. Шул көнне Фатихның киләчәге хәл ителеп тә куела. Хатыны Җүәйрә белән аннан соңгы бөтен гомерләрен шушы изге эшкә - яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый алар. Юк, үкенеп искә алырлык узмый бу еллар. Авырлыгын да җиңәләр, шатлыгын да күп кичерәләр. Әтиебезнең кулыннан төшмәгән көмеш телле гармун гомер буена бөтен авылны гөрләтте, яшен-картын биетте. Авылның кечкенә генә клубында күпме концерт-спектакльләр куелгандыр, үзәктә һәрчак шушы тальян булды. "Кара урман", "Гөлҗамал", "Тәфтиләү"... - күңел кылларын актарган бу көйләр мәңге җуелмаслык булып хәтерләргә уелды...

    Солтановлар узган гомернең чирек гасыры Үчәлле мәктәбендә үткән. Әниебез Җүәйрә балаларны хәреф танырга өйрәтсә, әтиебез Фатих сихри сәнгать дөньясына, хезмәт дәресләре аша тормыш мәктәбенә юл ачты. Спорт залы, хезмәт мастерское төзетү, аларны җиһазлау өчен район, республика җитәкчеләре, төрле оешмалар бусагаларын аз таптамады ул. Әйе, заманында күп кенә урта мәктәпләр кызыгырлык иде ул корылмалар. Шарты булгач, нәтиҗәсе дә була: Үчәлле мәктәбе спортчылары ул елларда уңышлары белән бөтен районны шаулатты. Мәктәптәге күпсанлы кубоклар, диплом-грамоталар аларның җанлы чагылыш булып тора. Рәсем, сызым дәресләрендә әле кайчан гына беренче күнекмәләлр алган шәкертләре хәзер сәнгатьтә уңышларга ирешә, шәһәрләр проектлый...

    1960 елда авыл коммунистлары Фатих Асылгәрәй улын партия оешмасы секретаре итеп сайлый. Ул лаеклы ялга киткәнче, соңгы ун елда шушы вазифаны башкарды.

    Бәйрәмнәрдә, юбилейларда гаилә учагыбыз аеруча җанлана иде. Әтиебез Фатихның яшьлек ядкаре - тальянга Әлмәттәге зур оешмада җитәкче булып эшләүче кияве Наилнең баяны кушыла. Әти-әнинең моңы күчкән Римма белән без җыр башлыйбыз. Аны киленнәре, оныклары күтәреп ала:

    Картаямени соң йөрәк,

    Маңгайлар сырланса да...

    Үткәннәр сагындыра...

    Радик Солтанов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: