Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан Әнвәр Кашапов 72 елдан соң сугышта югалган әтисенең каберен эзләп тапкан

    Әтием - Гәрдән Кашапов фронтка 1941 елда китә. 1942 елның 25 февралендә Смоленск өлкәсенең Гагарин районы Сергеевск авылы янәшәсендә һәлак була. 72 елдан соң миңа аның каберен күреп, рухы алдында баш иеп кайту насыйп булды. 2012 елның көзендә миңа Смоленск өлкәсе хәрби комиссариатыннан хат килеп төште. Анда эзтабарлар тарафыннан Бөек...

    Әтием - Гәрдән Кашапов фронтка 1941 елда китә. 1942 елның 25 февралендә Смоленск өлкәсенең Гагарин районы Сергеевск авылы янәшәсендә һәлак була. 72 елдан соң миңа аның каберен күреп, рухы алдында баш иеп кайту насыйп булды.


    2012 елның көзендә миңа Смоленск өлкәсе хәрби комиссариатыннан хат килеп төште. Анда эзтабарлар тарафыннан Бөек Ватан сугышчысы әтиемнең гәүдәсе табылуы һәм аның Гагарин шәһәренең көнчыгыш районында яңадан күмелүе, "Хәтер китабы"на 6537 саны белән теркәлгән булуы турында хәбәр ителгән. Гомер буе аннан нинди дә булса мәгълүмат көтеп яшәгәнгә, минем өчен бик тә куанычлы хәбәр иде бу. Шул минутларда ук әтиемнең каберен барып күрәсе килү теләге уянды. Ярдәм итүләрен сорап Азнакай хәрби комиссары Рәдиф Камалеевка һәм муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттем. Алар мине дикъкать белән тыңладылар, ярдәм кулы суздылар.


    Шулай итеп, олы җанлы җитәкчеләребезнең хәер-фатихасы белән 2013 елның 11 декабрендә ерак юлга чыктым. Мине Гагарин шәһәрендә бик җылы каршы алдылар, урнаштырдылар. Икенче көнне хәрби комиссар Александр Боков, җирле хакимият вәкиле белән чәчәкләр алып, хәрбиләр күмелгән зиратка юл тоттык. Менә ... әти күмелгән кабер ташы. Гранит плитәгә исем-фамилиясе уелган. Исемлектәгеләр 10 000 чамасы. Баш киемемне салып һәйкәл алдына тезләндем, эчтән генә белгән догаларымны укыдым. Күңел тулып китте... Күздән әтиемне сагыну һәм аның рухы белән "очрашу"дан туган яшь бөртекләре тамды...


    Шул көнне мине шәһәрнең төбәк тарихы музеена алып бардылар. Фәнни хезмәткәр Павел Беловның бу якларда 1941-1945 елларда барган канлы сугышлар турында сөйләве тетрәндергеч иде. Экспонатлар арасында хәрби кораллар, солдатларның казулар вакытында чыккан шәхси әйберләре (кырынгыч, пәке, сәгать...), музей диварларында бәрелеш күренешләре, командирлар, солдатлар рәсемнәре, аларның батырлыгы чагылган вакыйгалар сурәтләнгән. Монда миңа әтиемнең дә ничек һәлак булуы турында сөйләделәр.


    ... Ул 50 нче укчылар дивизиясендә, 359 нчы полкта хезмәт итә. Дивизия генерал Ефремов җитәкләгән 33 нче Армия составында була. Мәскәү янындагы сугышларда (1941нең декабре - 1942 елның гыйнвары) 33 нче Армия сафлары нык сирәгәя. Тулаем алганда анда нибары 30 меңләп кеше кала, аларның да яртысы диярлек яралы, тәннәре өшегән, хәлсезләнгән солдатлар. Госпиталь, корал һәм азык-төлек олаулары да артта кала, аларны 12 нче армия "эләктерә".


    Көньяк фронттан берничә дивизиясен күчереп, немецлар 33 нче Армияне тулысы белән тар-мар итә. Янәшә урнашкан 12 нче Армия дә ярдәмгә килә алмый, чөнки аның командующие, генерал Власовның урынбасары куркып кала. Соңыннан аңа үлем җәзасы чыгаралар, ә Власов качып югала. Бу каты сугышларда меңнәрчә солдат һәлак була. Йөзләгән сугышчан дуслары белән бергә әти дә Сергеевск авылы тирәсендә мәңгелеккә ятып кала. Эзтабарлар аларның гәүдәләрен табып, күмү эшләре алып бара. Әтинең дә мәгълүматлары язылган медальонына юлыгалар. Шунда ук гильза, пуля, пәке, фляжка килеп чыга. Әлеге медальон һәм гильзаны истәлек итеп үземә тапшырдылар.


    Иртәгәсен Гагарин шәһәренең үзәк мәйданына һәйкәл ачу тантанасына чакырулы идем. 1813 елны чигенеп баручы француз гаскәрләре 2000 рус әсиренә бәла ягып, аларны җәзалап үтерә. Һәйкәл бернинди гаепсез шәһит киткән хәрби ватандашларыбыз истәлегенә куелды.


    Мине олы кунак иттеләр. Шәһәр җитәкчелеге, җирле газетаның иҗат коллективы белән очрашуда булдым, Бородино музеена да алып бардылар. Кыскасы, миңа кадер-хөрмәт зурдан булды. Бөек Ватан сугышчысы улына әтисенең каберен күреп кайту мөмкинлеге тудырган Азнакай җитәкчеләренә, азнакайлыларга соклану, ихтирамнарын белдерделәр.


    Әле дә мин бик тә дулкынландырган, истәлекле бу сәяхәттән алган кичерешләр белән яшим. Әтиләребез яулаган Җиңү тәме без, аларны бер күрергә, алардан кош теледәй хәбәр алырга зар-интизар булган сугыш чоры балалары өчен бигрәк тә кадерле, изге ул...

    Әнвәр Кашапов,

    Азнакай шәһәре

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: