Азнакайдан Миләүшә Миңнегулова армрестлинг буенча ярышларында беренчелекне яулаган
Азнакай районының Мәндәй авылында туып үскән Миләүшә Миңнегулова быел март аенда Казанда узган кул көрәше буенча ярышларда үз авырлыгында берече урынга чыкты. - Армрестлинг белән кечкенәдән үк шөгыльләнәм, - ди Чуар-Абдул авылы мәктәбендә укыганда ук тренеры Миндияр Латыйпов җитәкчелегендә район, республика ярышларында катнашып, җиңүләр яулаган Миләүшә. - Хәзерге көндә мин...
Азнакай районының Мәндәй авылында туып үскән Миләүшә Миңнегулова быел март аенда Казанда узган кул көрәше буенча ярышларда үз авырлыгында берече урынга чыкты.
- Армрестлинг белән кечкенәдән үк шөгыльләнәм, - ди Чуар-Абдул авылы мәктәбендә укыганда ук тренеры Миндияр Латыйпов җитәкчелегендә район, республика ярышларында катнашып, җиңүләр яулаган Миләүшә. - Хәзерге көндә мин мехмат студенты. Беренче курстан ук университетның кул көрәше буенча тупланма командасы составына кердем, призлы урыннар яуладым, - ди Мәндәй кызы.
Казан студентлары арасында узган ярышларда беренчелекне алу Миләүшәгә армрестлинг буенча Россия вузлары Чемпионатына юл ачкан: ул апрель аенда Белгородта 46 югары уку йотрыннан 160 спортчы арасыннан дүртенче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев