Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан көчле рухлы Сирина Кравченко миләүшәләр ярата

    Кайберәүләргә Аллаһы тәгалә барсын да өеп бирә, сәламәтлеген дә, чибәрлеген дә, байлыгын, эшен, тоткан урынын да. Ә берәүләргә бу тормышта тырышлыгын, түземлеген, зирәклеген җигеп, көрәшергә туры килә. Андыйлар гомерләре буе - туганнан алып, соңгы көннәренә кадәр тормыш көймәсендә чайкала, бәхете, иң кирәге - сәламәтлеге өчен көрәшеп яши. Шуңа да карамастан,...

    Кайберәүләргә Аллаһы тәгалә барсын да өеп бирә, сәламәтлеген дә, чибәрлеген дә, байлыгын, эшен, тоткан урынын да. Ә берәүләргә бу тормышта тырышлыгын, түземлеген, зирәклеген җигеп, көрәшергә туры килә.

    Андыйлар гомерләре буе - туганнан алып, соңгы көннәренә кадәр тормыш көймәсендә чайкала, бәхете, иң кирәге - сәламәтлеге өчен көрәшеп яши. Шуңа да карамастан, алар сәламәтләр арасында бәхетлерәк күренгән кебек. Коллективта абруйлырак та, тырышрак, сәләтлерәк тә. Сәламәтләр андыйларның язмышын бик үк аңламый да төсле әле. Көн саен авырлыклар белән көрәшеп яшәүләрен уйлап бетермәүләрен әйтеп тә торасы түгел.


    "Азнакайнефть" идарәсенең кадрлар бүлеге ЭВМ операторы Сирина Кравченконы язмыш яшьтән үк ярсыз сынау дәрьясы буйлап агызып алып китә. Хәләфетдин һәм Тәскирә гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала ул. Якты дөньяга аяк белән туып, тизрәк йөгереп китәргә уйлаган, ахыры. Әмма язмыш аңа башкарак сынаулар әзерләп куйган була шул. Туганда алынган гап-гади бот сөяге таю травмасына әти-әнисе дә бик игътибар итмәгән, күрәсең. Бала чакта бик сиздермәсә дә, олыгая төшкәч хәле мөшкелләшә. Сөяк башкача үсеп, ныгый. Бу аксаклап йөрүгә китерә.


    Мәктәптә укыганда малайларның үртәүләренә түзеп, зурларның кызганулы карашларын тоеп яши, укуын уңышлы тәмамлап чыга. Ә аңынчы алар гаиләсе торган җирен, Бөгелмә районы Карабаш авылын калдырып, Казах, Кыргыз илләрендә яшәп ала. Сирина бик ачык хәтерләми, ничә яшь булгандыр, әтисе гаиләсе белән бәхет эзләп Урта Азия якларына чыгып китә. Алар кабат туган якларына 1974 елда гына әйләнеп кайталар. Актүбә совхозында ишле гаиләгә йорт бирәләр.

    Әнисе ипи пешерүче, әтисе шофер булып эшли башлый. Гаиләгә бәхеткә тиенү шатлыгын озак татырга насыйп булмый. Өч ай үтүгә, кырык яшендә, әтиләре йөрәк өянәгеннән дөнья куя. Утыз җиде яшендә биш кызы белән кала әнисе, иң кечесенә өч кенә яшь була.


    Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Сирина Әлмәт сәүдә техникумына укырга керә. Әмма ике атна үтүгә операциягә чакыру килә. Техникум җитәкчелеге аз укыганлаган сылтау итеп, академик ял бирми. Ул вакытта үз алдына бер генә максат куелган була: башкалар кебек сәламәтлеккә ирешү. Шулай итеп, техникум белән саубуллашырга туры килә.

    1989 елның сентябрендә Константин Пипуныровның җиңел кулы белән "Торак - коммуналь хуҗалыгы"на секретарь - машинистка булып урнаша. Бу урында унсигез ел тырыш хезмәт куя. 2006 елдан ул "Азнакайнефть" идарәсенең кадрлар бүлегендә ЭВМ операторы булып эшли.


    -Тырыш, пөхтә, эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкара. Булсынга дип эшли. Холкы белән чын секретарь - машинистка инде ул, -ди аның турында идарәнең кадрлар бүлеге җитәкчесе Зәйтүнә Вәлиева, - Шулкадәр ярдәмчел, кешелекле, аш-су әзерләргә дә бик оста әле ул.


    Мондый мактау сүзләре тикмәгә генә әйтелми. Яңа ел алдыннан интернеттан матур бизәкләр күчермәсен эзләп табып, бүлмәләренә кәгазьдән кисеп ясалган кар бөртекләрен карап күпләр хәйран калгандыр. Аның тагын бер шөгыле игътибарга лаек: миләүшә гөлләре үстерә.


    -Соңгы операциядән соң (дүртенче операциям иде), бер еллап чамасы өйдә ятарга туры килде. Шунда интернеттан күңелне күтәрердәй рәсемнәр, чәчәкләр, гөлләр карап утырганда миләүшәләргә күз төште, - ди ул гөлләре турында сүз чыккач. - Шунда аларның мең ярымлап төре барлыгын белдем. Алар белән "авырый" башладым.


    Сирина ханым чәчәкләре турында сөйләгәндә тагын да җанланып китте, йөзенә елмаю кунды. Вакытының кысанлыгын да, эшенең күплеген дә онытып, бирелеп сөйли:


    -Мин аларның яфракларын интернет-кибет аша кайтартып, савытларга утыртам. Ике атна саен махсус ашлама белән тукландырам. Бүген миндә бу гөлнең җитмешләп төре бар. Өйдә тәрәз төбендә урын булмау сәбәпле, бер өлешен эш урынына да алып килдем.


    Әлеге гөлләр кечкенә савытларны ярата, аларда яхшы үсә, шуңа да суны еш сибәргә кирәк икән. Яфракларын агып торган чиста суда юып, коры чүпрәк белән корытсаң, яхшырак үсеп чәчәк аталар, ди Сирина. Мин аның бирелеп сөйләвен тыңлыйм, үзем: «Каян тормыштан шулай ямь таба белә дә, көчле рухлы була ала?» - дип уйлыйм. Кайберәүләргә вагоны белән җитми, ә Сирина кебекләр аздан да канәгать була, шатлана белә...


    Сиринаның миләүшә гөлләреннән башка үз гөлләре - кызы белән улы да бар бит әле. Зурлар инде. Кызы Казанда юрист булып эшли, улы Әлмәт нефть техникумында белем ала. Сирина киләчәккә ышаныч белән карый. "Соңгы елларда ирем белән уртак тел таба алмый башладык, юллар аерылды. Бүген балаларым - юанычларым. Ә шушы гөлләремә бөтем мәхәббәтемне бирәм", - ди аларга назлы караш ташлап.


    - Яраткан эшем, яхшы коллективым бар. Тормышта нинди генә кыенлыклар булмасын, аны яратырга, булган сәламәтлекне сакларга кирәк. Гомер болай да кыска, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә кирәк, - дип өсти ул эчкерсез елмаеп.

    Нәфис ӘХМӘТ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: