Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан хезмәт ветераны Сәйдәш Сафин авылга су кертү эшен оештырган

    Юбилей көннәрендә тарих битләрендә якты эз калдырган фидакарьләр барлана. "Азнакайнефть" идарәсе хезмәт ветераны Сәйдәш Сафин да әнә шундый легендар шәхесләрнең берсе. Сәйдәш Чалпы авылында крестьян гаиләсендә өлкән бала булып дөньяга килә. Әтисе Зарифулла да, әнисе Миннебәдәр дә - тракторчылар. Әтисенә сугыштан әйләнеп кайтырга насыйп булмый, механизатор әнисе көн-төн басуда. Шуңа...

    Юбилей көннәрендә тарих битләрендә якты эз калдырган фидакарьләр барлана. "Азнакайнефть" идарәсе хезмәт ветераны Сәйдәш Сафин да әнә шундый легендар шәхесләрнең берсе.

    Сәйдәш Чалпы авылында крестьян гаиләсендә өлкән бала булып дөньяга килә. Әтисе Зарифулла да, әнисе Миннебәдәр дә - тракторчылар. Әтисенә сугыштан әйләнеп кайтырга насыйп булмый, механизатор әнисе көн-төн басуда. Шуңа да Сәйдәш күпчелек әби-бабай тәрбиясендә үсә. 15 яшен тутыргач, туганнары аны Сахалинга алып китә. Кеше узган тормыш юлының һәр мизгелен хәтерендә калдыра алмый, әмма үзәкләргә үткән вакыйгалар бүгенгедәй ап-ачык булып, күңелгә сеңеп кала икән.

    - Беркайчан да онытасым юк: мәктәпкә укырга килдем, бер авыз русча белмим. Шунда тотынды классташлар миннән көлергә. Гарьлегемнән ни эшләргә белми басып тордым. Аннан мине берничек тә мәктәпкә алып бара алмадылар, - ди Сәйдәш ага.

    Әйе, ярым ятим Сәйдәшкә тормыш авырлыгын яшьтән татырга туры килә. 16 яшендә шахтада эшли башлый ул. Авыр була, әмма үсмер сыгылып төшә торганнардан түгел, алдында торган сынауларны лаеклы уза. Русчасы шуның кадәр генә булса да, тау сәнәгать мәктәбенә укырга керә. "Аңламасам, белмәсәм дә, уку материалларын сүзен-сүзгә ятлый идем", - ди ул. Йокысыз төннәр, тырышлык бушка китми, үсмер мәктәпне 4-5 кә генә тәмамлый.

    Армиягә китәр вакыт та җитә. Сафинның анда бармаска бар мөмкинлеге була. Әмма ул андыйлардан түгел. "Армия хезмәте - безнең өчен зур дәрәҗә, горурлык иде", - ди бу хакта ветеран.

    Гомер юлының өч елын армия хезмәтендә узып, егет янә туган якларына әйләнеп кайта. Нефтьчеләр бистәсе - Азнакай аны үзенә тарта. 1960 елда ул "Азнакайнефть" идарәсенә эшкә урнаша. Максатчан егет үр артыннан үр яулый: кичке мәктәпне, аннан Мәскәүдәге Губкин исемендәге нефть институтын тәмамлый. Гади оператордан нефть һәм газ табу участогының, ә бераздан цех начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелә. Тырыш һәм тәҗрибәле нефтьче җәмәгать эшләрендә дә иң активларның берсе була.

    - Скважинаның ничек эшләвен белми торып, цех белән җитәкчелек итеп булмый. Шуңа да мин бүлмәдә утырмадым, гел кырда, хезмәткәрләр арасында булып, көн саен ныклап тикшереп чыга идем,- ди ул.

    Фидакарь хезмәте өчен Сәйдәш Сафинга Ягулык-энергетика сәнәгате министрлыгының, "Татнефть" ААҖнең Мактаулы нефтьчесе, Россия Федерациясенең Атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, Хезмәт ветераны исемнәре бирелә. Аның исеме идарәнең Мактау китабына кертелгән.

    Сәйдәш тормыш иптәшен әллә кайдан ерактан эзләми. Мәхәббәте - Диләрәсе, терәлеп торган күрше йортта гына икән, ләбаса. Инде менә бергә тормыш корып яши башлауларына да 52 ел гомер үтеп киткән. Тигез, һәркемгә үрнәк гаиләдә үзләре кебек үк тырыш өч ул үстерделәр алар.

    Тик тормыш арбасы бер җайга гына бармый шул, чайкалып-чайкалып та китә. Бу көннәрдә Диләрә ханым һәм Сәйдәш аганың күзләреннән яшь кипми. Әфганстан сугышыннан да исән кайтып, отставкага чыкканнан соң, Уфа нефть университетын тәмамлап, әтисе кебек нефтьче эшен дәвам иткән уллары - Равил, каты авырудан якты дөньядан мәңгелеккә китеп бара. Ата-ана өчен моннан да зур кайгы бармы икән?

    Сафиннар биш оныкның иң яраткан әби-бабасы. Алар шул оныкларының уңышларына куанып туя алмыйлар. Тынгысыз ветераннар бүген дә актив тормыш алып бара. Чалтаймастагы бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Үзвакытында торбалар сузып, сулы иткән Сәйдәш агага авыл халкы бик рәхмәтле.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: