Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан Хатыйп Сибгатуллин - алдынгы механизатор

    Шат күңелле, җор телле Хатыйп Сибгатуллин "Азнакай" АФ" ҖЧҖ Татшуган бүлегенең алдынгы механизаторларының берсе. Бар гомерен җиргә багышлаган тырыш игенче лаеклы ялга чыккач та яраткан эшен ташламый. Алай гына да түгел, ветеран яшьләрдән дә уздырып, "Нива" комбайнында урып-җыюда районда беренче урында бара. Ул бүгенге көндә 5280 центнер ашлык суктырган. -...

    Шат күңелле, җор телле Хатыйп Сибгатуллин "Азнакай" АФ" ҖЧҖ Татшуган бүлегенең алдынгы механизаторларының берсе.

    Бар гомерен җиргә багышлаган тырыш игенче лаеклы ялга чыккач та яраткан эшен ташламый. Алай гына да түгел, ветеран яшьләрдән дә уздырып, "Нива" комбайнында урып-җыюда районда беренче урында бара. Ул бүгенге көндә 5280 центнер ашлык суктырган.

    - Мул булып өлгергән игенкәйләр өчен күңел сөенә. Аларның бөртеген дә югалтмыйча җыйнап алу өчен бар тырышлыгыбызны куябыз, - ди көнне-төнгә ялгап эшләүче фидакарь комбайнчы.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: