Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан Фирая Юнысова “Алтын Нечкәбил” исеме өчен ярышачак

    Шушы көннәрдә башкалабыз Казанда Республикакүләм "Нечкәбил" конкурсының ярымфиналы узды. Анда Азнакай данын Юнысовлар гаиләсе яклады. Үзләренең бөтен сәләтләрен, осталыкларын күрсәтеп, әлеге үрнәк гаилә финалга чыкты. "Нечкәбил" исемен яулар өчен бөтен республикадан иң уңган әниләр, тормышларында зур үрләр яулаган хатын-кызлар җыелган иде. Финал өлешенә үтәр өчен 33 хатын-кыз көч сынашты. Азнакай...

    Шушы көннәрдә башкалабыз Казанда Республикакүләм "Нечкәбил" конкурсының ярымфиналы узды. Анда Азнакай данын Юнысовлар гаиләсе яклады. Үзләренең бөтен сәләтләрен, осталыкларын күрсәтеп, әлеге үрнәк гаилә финалга чыкты.

    "Нечкәбил" исемен яулар өчен бөтен республикадан иң уңган әниләр, тормышларында зур үрләр яулаган хатын-кызлар җыелган иде. Финал өлешенә үтәр өчен 33 хатын-кыз көч сынашты.

    Азнакай районыннан "Тамчыкай" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Фирая Юнысова гаиләсе катнашты. Фирая - чыннан да "Нечкәбил" конкурсына лаек хатын-кыз. Тормыш иптәше Марат белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Бер-берсен күз карашыннан ук аңлый белә торган бу гаилә - зур сәхнәдә беренче тапкыр гына түгел. Районда узган конкурс-фестивальләрдә алар гел беренчелекне алып килделәр. Фирая - кечкенәдән иҗатка гашыйк. Ире Марат - гаиләнең төп таянычы гына түгел, Фираяның һәр эшен күтәреп ала белә торган иптәш. Ул Азнакай технологик транспорт идарәсендә эшли. Уллары да кечкенәдән сәхнәдә биеп-җырлап үстеләр.

    Бу конкурска алар район белән әзерләнде дисәк тә, һич арттыру булмас. Һәр нечкәлекләрен уйлап, сәхнәдә куелачак темага туры китереп, гаиләләренә костюм тектерүдән башлап, өстәлгә куелачак милли ризыкларга кадәр бергә уйланылды.

    Ун минутлык чыгышта гаиләнең бөтен сәләтен ачып бирергә кирәк, аларның осталыкларын, гаиләдәге мөнәсәбәтне, җылылыкны күрсәтә белү - төп шарт.

    - "Нечкәбил" конкурсында күптәннән катнашып, үз гаиләмне зур сәхнәгә алып чыгасым килгән иде. Хыяллар, чыннан да, тормышка аша икән! Сайлап алу турын үткәч, конкурска әзерләнә башладык. Үзебезнең көч белән генә бу фестивальдә катнаша алмаган булыр идек. Безгә ярдәм иткән Азнакай районы хакимиятенә, Мәдәният йорты хезмәткәрләренә, мәгариф идарәсенә, 19 нчы «Тамчыкай» балалар бакчасы коллективына зур рәхмәтлебез. Бөтен эшнең башында торучы мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова - иң зур таянычым булды, мин аңа чиксез рәхмәтлемен, - ди Фирая.

    Бәйгедә һәр гаиләнең тырышлыгына, сәләтенә, әзерлегенә карап, 33 хатын-кыз арасыннан иң-иңнәрне билгеләделәр. Алты номинациядә 1, 2, 3 нче дәрәҗәле җиңүчеләр ачыкланды. "Гаилә концерты" номинациясендә Юнысовлар гаиләсе беренчелекне алды. Конкурс моның белән генә тәмамланмый әле. 23 ноябрь - Әниләр көнендә, финалга узган 15 хатын-кыз "Алтын Нечкәбил" исеме өчен ярышачак. Якташыбыз Фираяга чын күңелдән уңышлар теләп калабыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: