Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда законсыз мигрантларны ачыклау эше активлашачак

    Күптән түгел генә Мәскәүдә булган вакыйгалар илдәге миграция хәле торышына игътибарны тагын да көчәйтте. Шуңа бәйле рәвештә, безнең дә Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең (УФМС) ТР буенча бүлеге Азнакай бүлекчәсе начальнигы, эчке хезмәт капитаны Эльвира Мәрданшинага кайбер сораулар туды һәм без аларга тәфсилле җавап-аңлатмалар алдык. - Эльвира Ринатовна, быелның тугыз...

    Күптән түгел генә Мәскәүдә булган вакыйгалар илдәге миграция хәле торышына игътибарны тагын да көчәйтте.
    Шуңа бәйле рәвештә, безнең дә Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең (УФМС) ТР буенча бүлеге Азнакай бүлекчәсе начальнигы, эчке хезмәт капитаны Эльвира Мәрданшинага кайбер сораулар туды һәм без аларга тәфсилле җавап-аңлатмалар алдык.


    - Эльвира Ринатовна, быелның тугыз аена күзәтү ясап нәрсә әйтә аласыз: безнең җирлеккә чит илләрдән, республикалардан килүчеләр арта торамы, әллә бу сан кимүгә барамы?


    - Миграция исәбенә куелган чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар саны 978дән 1001гә, ягъни 2 процентка артты. Бүгенге көнгә 885 вакытлыча килгән чит ил гражданы килү урыны буенча исәпкә куелды. Ә инде тору урыны буенча миграция исәбенә куелучылар саны 69 кеше тәшкил итә.


    - Безнең якларны бигрәк тә кайсы ил кешеләре үз итә, ягъни күбрәк кайлардан киләләр?


    - Күпчелекне Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә яшәүчеләр, аеруча үзбәкләр (512) һәм таҗиклар (128), әрмәннәр (100) тәшкил итә. Ә инде ерак чит илләрдән килүчеләр әллә ни күп түгел. Әйтик, быел Германия һәм Төркиядән - алтышар, Төрекмәнстаннан - биш, Сербиядән дүрт кеше килгән.


    - Алар районга нинди максат белән килә?


    - 462 кеше эшкә килгән, бу гомуми санның 52,20 проценты. 45,42 процентының килү сәбәбе шәхси максатларда булса, 1,36 проценты - туристлар. Әлбәттә, арада эш визиты ясаучылар да бар.


    - Килүчеләр арасында яшәргә калучылар да бармы?


    - Бүгенге көндә Азнакай районында даими яшәүгә йөз тоткан 92 чит ил кешесе бар. Аларның 44е Үзбәкстаннан, 13е - Әрмәнстаннан, шулай ук Төркиядән - 2, Пакистаннан 1 кеше бар. Аларның күпчелеге Азнакай шәһәрендә, Актүбәдә, Буралы, Благодатный, Сәпәй авылларында яши. Вакытлыча яшәп торуга рөхсәт алган 165 чит ил кешесе булуын да әйтергә кирәк.


    - Эльвира Ринатовна, инде әңгәмәбезнең төп сәбәбе булган мигрантлар тарафыннан кануннар үтәлешенә тукталыйк. Алар тарафыннан хокук бозу очраклары бармы?


    - Җирлегебезгә чит илләр, республикалардан кешеләр килү районның оператив хәл торышына, тулаем алганда, йогынты ясамый дип әйтергә кирәк. Быел алар тарафыннан ике хокук бозу - машина урлап китү, ришвәт бирү очраклары теркәлгән. Ә инде аларның үзләренә карата бернинди җинаять тә кылынмаган. Гомумән, безнең район бу яклап иминнәрнең берсе санала, халык бездә толерантлы, кешелекле.

    Әлбәттә, монда профилактик эшчәнлек тә үз ролен уйный. Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан үткәрелгән киңәшмәләрдә мигрантлар мәсьәләсе бер генә тикшерелмәде. Һәр авыл биләмәсе башлыгы, ТСЖ һәм тиешле оешмалар җитәкчеләренә бу нәүбәттән конкрет бурычлар йөкләнде.

    Алар үзләрендәге чит кешеләрнең һәркайсы турында белеп тора, мәгълүматлар тупланып бара. Миграция хезмәткәрләре чит ил гражданнары, аларга эш бирүчеләр, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре белән закон кысаларында даими аңлату эшләре алып барабыз, кануннардагы яңалыклар белән таныштырып торабыз.


    Ә инде безгә килү, монда яшәү, эшчәнлек алып бару кагыйдәләрен бозуларга килгәндә, андый очраклар бар. Миграция закончалыгын бозу фактларын ачыклау максатында шушы тугыз ай эчендә 92 чара үткәрелде, аларның 50се УФМС хезмәткәрләре тарафыннан булса, 21ен эчке эшләр бүлеге белән, янә 21ен башка органнар белән берлектә үткәрдек. Закон бозу очраклары турында 206 административ беркетмә төзелде.

    Әлеге хокук бозуларның күпчелеге Россия Федерациясе территориясенә керү яки анда булу (яшәү) таләп-кагыйдәләрен сакламау белән бәйле.

    Суд карары белән 32 кеше РФ территориясеннән чыгарылды. УФМС бүлекчәсе, ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге белән берлектә һәм закон нигезендә бирелгән вәкаләтләр кысасында даими рәвештә оператив кисәтү чаралары, законсыз миграция каналларын, чит ил гражданнарының РФ биләмәсендә тору тәртибен бозуларын, аларны хезмәткә тарту кагыйдәләренең үтәлешен ачыклау буенча махсус операцияләр дә уздыра.

    Әле көзге чорда гына да шундый "Маршрутка", "Базар", "Рәсми булмаган мигрант" операцияләре үткәрелде. Экстремизм һәм террорчылыкка юл куймау, шулай ук дини оешмалар эшчәнлеге, яшьләр төркемнәре хакында һәрчак хәбәрдар торабыз, бу юнәлештә УФСБ, эчке эшләр бүлеге, прокуратура белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Чит ил гражданнары хезмәт куйган урыннарда тикшерүләр үтеп тора.

    Район биләмәсендә законсыз яшәүчеләрне һәм аларга эш бирүчеләрне ачыклау буенча эшне тагын да активлаштыру күздә тотыла һәм инде, әлбәттә, закон бозучыларга карата тиешле чаралар күреләчәк.


    - Эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт, Эльвира Ринатовна, зур җаваплылык йөкләнгән эшегездә уңышлар телибез!


    Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

    Фото Интернеттан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: