Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда юл һәлакәте корбаннарын искә алдылар - ФОТО

    Юлларда һәлак булганнарны искә алу көне азнакайлылар быел да битараф калмады, Татарстан мәйданында узучы хәтер акциясендә укучылар да, яшьләр дә күп иде.

    Агымдагы елның ун аенда район юлларындагы 50 һәлакәттә биш кешенең гомере өзелгән, 70 кеше төрле тән җәрәһәтләре алган.

    Юлларда һәлак булганнарны искә алу көне азнакайлылар быел да битараф калмады, Татарстан мәйданында узучы хәтер акциясендә укучылар да, яшьләр дә күп иде.

    Район буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Равил Сәүбанов үзенең чыгышында һәркемне юл фаҗигаләрен булдырмый калуда үз өлешләрен кертергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

    Чарада катнашучылар юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: