Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда юл һәлакәте корбаннарын искә алдылар

    Бүген  Татарстан мәйданында Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан хәтер акциясе оештырылды.

    Анда укучылар да, яшьләр дә актив катнашты.

    Район буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Равил Сәүбанов үзенең чыгышында һәркемне юл фаҗигаләрен булдырмый калуда үз өлешләрен кертергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

    – Юкка гына тизлек һәлакәткә китерә дип әйтмиләр. Агымдагы елда юлларда булган аварияләрнең яртысы тизлекне арттыру сәбәпле килеп чыккан, – дип билгеләп үтте хокук сакчысы.

    Акция барышында янгын часте коткаручылары чыгышы да азнакайлыларны битараф калдырмады. Чара азагында корбаннар истәлегенә шәмнәр яндырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: