Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча автокласс ачылды

    Районыбызда элек-электән юл куркынычсызлыгы проблемасына җитди игътибар бирелә. Бу юнәлештә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә дә шактый эшләр башкарыла. Мәгариф учреждениеләренең күпчелеге бу темага кагылышлы әсбаплар, җиһазлар белән тәэмин ителгән. Агымдагы атнада шәһәрдә чираттагы куанычлы вакыйга булды: гимназиядә автокласс ачылды. Тантаналы чарада Юл хәрәкәте хәвефсезлеге учреждениесенең Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәсе вәкилләре,...

    Районыбызда элек-электән юл куркынычсызлыгы проблемасына җитди игътибар бирелә. Бу юнәлештә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә дә шактый эшләр башкарыла. Мәгариф учреждениеләренең күпчелеге бу темага кагылышлы әсбаплар, җиһазлар белән тәэмин ителгән.

    Агымдагы атнада шәһәрдә чираттагы куанычлы вакыйга булды: гимназиядә автокласс ачылды.

    Тантаналы чарада Юл хәрәкәте хәвефсезлеге учреждениесенең Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәсе вәкилләре, хокук сагында торучылар да катнашты.

    Чара барышында мәктәп укучылары, 14 нче "Чишмәкәй" һәм 15 нче "Алтын балык" балалар бакчаларының кызыклы һәм үтемле чыгышлары да кунаклар күңеленә һуш килде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: