Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда “Ышаныч һәм хәвефсезлек” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр (ФОТО)

    Бүген “Маяк” газетасы редакциясендә “Ышаныч һәм хәвефсезлек” республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

    Район ЮХИДИ начальнигы Равил Сәүбанов юл хәрәкәте  хәвефсезлеген пропагандалауда журналистларның  ролен югары бәяләп, һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең  профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина белән берлектә ул “Маяк” газетасы баш мөхәррир урынбасары Таңсылу Саниевага, бүлек редакторы Резеда Шәриповага, сайт редакторы Гүзәл Корбановага  истәлек бүләкләре һәм дипломнар тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: