Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда йөрәк-кан әйләнеше авыруларына багышланган “Түгәрәк өстәл” үзды

    Мәгълүм булганча, 2015 ел - йөрәк-кан әйләнеше авыруларына каршы көрәш елы дип белдерелде һәм районыбызда аның кысаларында максатчан чаралар үткәрелүе хакында газетабыз битләрендә әледән-әле язмалар биреп торыла. Узган атнада "Маяк" газетасы редакциясе район үзәк сырхауханәсе җитәкчелеге һәм бу өлкә белгеч-табиблары катнашында йөрәк-кан әйләнеше авыруларына багышланган "Түгәрәк өстәл" үткәрде. Бүгенге көннең...

    Мәгълүм булганча, 2015 ел - йөрәк-кан әйләнеше авыруларына каршы көрәш елы дип белдерелде һәм районыбызда аның кысаларында максатчан чаралар үткәрелүе хакында газетабыз битләрендә әледән-әле язмалар биреп торыла. Узган атнада "Маяк" газетасы редакциясе район үзәк сырхауханәсе җитәкчелеге һәм бу өлкә белгеч-табиблары катнашында йөрәк-кан әйләнеше авыруларына багышланган "Түгәрәк өстәл" үткәрде. Бүгенге көннең актуаль темасы газета укучыларыбызга, үз сәламәтлеге турында кайгырткан һәркемгә кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.

    Илдар Шиһапов, Азнакай район үзәк сырхауханәсе баш табибы:

    - Җирлегебездә 100 мең кешегә узган ел теркәлгән 900дән артык үлем очрагының 61,6 проценты йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле. Бу күрсәткеч белән район Актаныш, Кайбыч, Лаеш, Тукай һәм Ютазы районнары белән бер рәткә басты. Әмма шунсы куанычлы, соңгы 3 елда хезмәткә яраклыларның алар белән авыру очраклары кимүгә бара. Бу республика һәм район җитәкчелегенең, Сәламәтлек саклау министрлыгының бу юнәлештә дөрес, максатчан курс алып баруының уңай нәтиҗәсе, дип әйтергә кирәк.

    Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә баш миендә кан әйләнешенең кискен бозылуы белән бәйле авырулыларга медицина хезмәтен яхшырту максатында узган елның февралендә Әлмәт сырхауханәсенең неврология бүлеге базасында махсус үзәк ачылды. Экстрен медицина ярдәменнән тыш, бу үзәккә авырулар планлы рәвештә дә дәвалануга җибәрелә. Каронография тикшерүе күрсәткечләре буенча оператив дәвалау яисә шунтирование үткәрелә Ашыгыч ярдәм хезмәтләре һәм авырулыларны кабул итү бүлекләрен тромболитик препаратлар белән тәэмин итү дә шулай ук үзәкләштерелде. 2014 елда инсульттан үлем очракларының аннан алдагы ел белән чагыштырганда 20,7 процентка, ишемик инсульттан 22,7 процентка, геморрагик инсульттан 18,2 процентка кимүе менә шушы чараларның уңай чагылышы. Йөрәк-кан әйләнеше хирургиясе профиле буенча 319 азнакайлыга әнә шундый югары технологияле медицина хезмәте күрсәтелде.

    Рашат Хуҗин, баш табибның ашыгыч ярдәм хезмәте буенча урынбасары:

    -Район җитәкчелеге халыкның сәламәтлеген кайгыртуны игътибар үзәгендә тота. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә булган караштан чыгып әйтәм мин моны. Күреп торасыз, бинабызга менә дигән капиталь ремонт үтте. Эш шартлары яхшырды, пациентларга уңайлыклар тудырылды. Реамобиль ремонтланды, быел яңа машиналы булдык.

    Йөрәк-кан әйләнеше белән бәйле авырулар кичектергесез чара күрүне сорый, шуңа да мондый авырулыларның үзләрен кисәк начар хис итә башлау белән чакыруларын, табибларга мөрәҗәгать итүләрен сорар идек. Ашыгыч ярдәмнең бурычы-санаулы сәгатьтә авыруны үзәккә илтеп җиткерү. Тромболитик терапияне дә 6 сәгать эчендә кулланып өлгерсәң генә. Моның бик кыйммәтле дәвалау булуын да әйтергә кирәк - тромбаларны эретүче препаратның бер ампуласы 72 мең сум тора.

    Фәйрүзә Шәрәфетдинова, үзәк сырхауханәнең терапия бүлеге мөдире:

    - Соңгы ун елда инфаркт һәм инсульт шактый "яшәрде", ягъни алар хәзер урта яшьтәгеләрдә генә түгел, ә 20-30 яшьлекләрдә дә еш күзәтелә. Узган ел районда иң яшь - 18 яшьлек инсульт авырулы теркәлде. Ә инде 55 яшьтән узганнарга үз сәламәтлеге турында аеруча кайгыртырга кирәк, бу вакытта йөрәк авыруы туу ихтималы икеләтә арта. Аннары, кан басымы югары булган кешеләрнең күпчелегенең үз халәтенә битарафлыгын да әйтергә кирәк. Табиб билгеләгән даруларны гына һәм даими эчәргә тиешлекне үтәмәүнең ахыры күңелсез төгәлләнә, билгеле. Стационарда алынган дәвалау да, өйгә чыккач та табиб билгеләгән даруларны эчү дәвам ителмәсә, бушка үткәрелгән, файдасыз дәвалану гына була.

    Инзир Мортазин, табиб-кардиолог:

    -Йөрәк-кан авыруларыннан үлем-китемне киметүгә бары тик пацинетларның тәмәке тартудан, спиртлы эчемлекләр кулланудан тыелу, холестерин микъдарен, артык авырлыкны киметү, кан басымын нормага китерү нәтиҗәсендә генә ирешелә. Әлбәттә, ашауга бик игътибар итәргә кирәк. Рационда аксым, майлы ризык мөмкин кадәр кимрәк булсын. Йомырка сарысын атнага 3 тапкырдан артык ашамаска. Терлек бавыры, бөерләрен, балык икрасы, креветкаларны, барлык төр тутырманы, майлы итне, сыер маен мөмкин кадәр әзрәк кулланырга. Ризыкны кыздырганчы, парда пешерү күпкә яхшырак. Күбрәк балык, яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирү мәслихәт. Хәрәкәттә-бәрәкәт дип борынгылар белми әйтмәгән, ашыкмыйча, җәяү мөмкин кадәр күбрәк йөрү файдалы.

    Луиза Морадымова, медицина профилактикасы кабинеты мөдире :

    - Сүз дә юк, чирне дәвалаганга караганда, булдырмый калу күпкә отышлы.Профилактик чараларның әһәмияте бәхәссез. Бөтендөнья сәламәтлек саклау атнасында табиблар, шәфкать туташлары предприятиеләргә барып, хезмәткәрләр белән әңгәмәләр үткәрделәр, аларның кан басымын үлчәделәр, киңәшләрен бирделәр, белешмәләр тараттылар. Йөрәк-кан авыруларына каршы көрәш елы игълан ителү, мәсьәләнең хөкүмәт дәрәҗәсендә куелуы, барыбызга да икеләтә җаваплылык өсти. Хезмәт коллективларында профилактик эшчәнлек ел дәвамында барачак.

    "Түгәрәк өстәл"не Лиза Нурлыева алып барды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: