Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда йортларга янгын турында кисәтүче җиһазлар куела

«Азнакайнефть» идарәсе профсоюз комитеты 24 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең районда янгыннарны кисәтү буенча алып барылган эшчәнлеген хуплады.

Бу хакта бүлекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көннәрдә «Азнакайнефть» идарәсе ветераннары яшәгән йортларга 10 автоном янгын турында хәбәр бирү җайланмасы урнаштырылды. 

24 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Никулин һәр йортта булып, әлеге “извещательләрнең” ничек эшләгәнен күрсәтеп, җентекле инструктаж үткәрде.

- Янгын турында хәбәр бирү җайланмасы шәхси йортларда аеруча кирәк. Республикабызда янгын турында вакытында хәбәр биргән әлеге җиһазлар 119 кешене уттан коткару мөмкинлеген биргән, аларның 50се – балалар, – ди Александр Никулин.

Ветераннар, үз чиратында, торакларны уттан саклау буенча тәкъдимнәрне игътибар белән тыңладылар һәм, кайгыртулары өчен, идарә профкомына рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев