Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда язучылар Марсель Галиев һәм Вахит Имамов кунакта булды

Күренкеле татар язучылары Марсель Галиев һәм Вахит Имамов районыбызда кунакта булдылар.

Алар төбәкне өйрәнү музее белән таныштылар. Аннан Азнакайның 1 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, әдәбият сөючеләр белән очраштылар.

Әдипләр үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, туган телебез, аның язмышы хакында сөйләделәр.

“Чын татар уллары, кызлары булып үсәрсез дип ышанам. Көчле, кыю, дәрманлы булыгыз! Милләтебезгә гадел хезмәт итегез,” - диде Марсель Галиев.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев шундый тирән мәгънәле, кызыклы очрашу өчен кунакларга рәхмәтен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Кичәне мәктәп укучылары концерт номерлары белән бизәде.

Язучылар мәктәпкә үзләренең китапларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев