Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Яшьләр бакчасын яшьләр ачты

Азнакайлылар берьюлы берничә бәйрәмне билгеләп үтте: Республика, Шәһәр көннәрен, нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмен, Татарстанда нефть ятмаларын үзләштерә башлауның 70 еллыгын. Әлеге истәлекле даталарга туры китерелгән куанычлы вакыйгаларны әйтәсеңме тагын: шәһәрдә Яшьләр бакчасы һәм Актүбә бистәсендә Нефтьчеләр ял паркы ачылу, бистә көне, Сарлыда күпфункцияле үзәкнең сафка басуы... Ярминкәдән - күчтәнәчләр белән Бәйрәм...

Азнакайлылар берьюлы берничә бәйрәмне билгеләп үтте: Республика, Шәһәр көннәрен, нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмен, Татарстанда нефть ятмаларын үзләштерә башлауның 70 еллыгын. Әлеге истәлекле даталарга туры китерелгән куанычлы вакыйгаларны әйтәсеңме тагын: шәһәрдә Яшьләр бакчасы һәм Актүбә бистәсендә Нефтьчеләр ял паркы ачылу, бистә көне, Сарлыда күпфункцияле үзәкнең сафка басуы...

Ярминкәдән - күчтәнәчләр белән

Бәйрәм иртәсен район халкы ярминкәдән башлады. Үзешчәннәребезнең дәртле җырлары астында һәркем ашыкмый-кабаланмый гына үз кирәген сайлады: берәүләр итен-сөтен, табынга күчтәнәчләр, икенчеләре печән-саламын, тирес ишесен дигәндәй... Шөкер, районыбыз басуларында уңыш мулдан җыелды, җир кешесе ашлыкны орлыкка да, терлекләргә кыш чыгарлык итеп тә әзерләп куйды, инде хәзер үзеннән артканын сатып, алдагы көнгә мая туплап калу турында да уйлый. Шуңа өмет тоткан, ихатасында әзме-күпме мал-туар, кош-кортын асрар мөмкинлеге булганнарга шул гына кирәк тә. Районның унике хуҗалыгы бу көнне 2 тоннадан артык ит сатты. "Таллы Бүләк", "Азнакай" АФ", "Тукай", "Туйкә", "Кәримов Ф.Р" хуҗалыклары бәйрәм табыны әзерләп, халыкны сыйлады. Мәлбагыштан эшмәкәр Хөсәеновлар каз итенең ниндиен генә тәкъдим итмәде: түшкәләрен, каклаганын, ысланганын... Яшелчә үстерүчеләрдән кышлык өчен кәбестә, кишер ишесен алырга була иде. Кыскасы, ярминкәдән сатучысы да, алучысы да канәгать калды. Аннан кайткан байлыкны урнаштырып, табын күчтәнәчләре белән чәйләп алуга, бәйрәмнең төп чаралары да якынлашты.

Яшьләр бакчасында - туй!

Төш җитүгә халык шәһәрнең көньяк-көнчыгыш микрорайонына агылды. Әнә, капкасының як-ягына пар аккош кунган Яшьләр бакчасы әллә каян үзенә дәшеп, ыспайланып утыра. Капка төбенә килеп туктаган атлы кареталардан (Екатерина патшабикә бу затлылыктан хәйран көнләшер иде!) алкышлар астында бүген никахлашучы һәм гаиләләренең 60 еллык юбилеен билгеләп үтүче парлар төште. Яшьләр паркын ачу әнә шулай ике туйны бер итеп, бик мәгънәле йоладан башланып китте.

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин өмәләр оештырылып, барча азнакайлылар тарафыннан утыртылганлыктан, бакчаның һәркем өчен кадерле булуын ассызыклап, шәһәребезне гөлбакча итүдә өлешен керткән һәммәсенә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Әлбәттә, аны 30 көн эчендә менә шундый җәннәт почмагына әйләндергән төзүчеләр, нефтьчеләр, яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе, оешма-предприятиеләр коллективлары куйган хезмәт аеруча хөрмәткә лаек, тантаналы шартларда район башлыгы аларга бүләкләр тапшырды.

Азнакайлылар белән бергәләп бәйрәм итәргә килгән башкала кунаклары, депутатлар, район һәм шәһәрнең почетлы гражданнары, туган җирен җирсеп кайткан мөхтәрәм якташларыбыз, районның яшьләр лидерлары да үз чыгышларында Азнакайның елдан-ел яшәрә, матурлана баруын ассызыклап, Яшьләр паркының олысы-кечесенең яраткан урынына әверелеп, кадерләп саклануын, яшь-җилкенчәкнең мәхәббәттә аңлашу шаһиты булып, тагын да үсә, ямьләнә баруын теләде.

Менә сөю-сәгадәт бакчасының капкалары киң ачылып, әүвәл аннан бүген гаилә коручы пар - Рөстәм белән Рузилә һәм гаилә коруларының 60 еллыгын билгеләп үтүче Рәшидә апа белән Галимҗан ага керәләр. Яшьләр бакчасында халкыбызның борынгыдан килгән йола-гадәтләре һәммәсе тирәнтен уйланып, юрау-сынамышлар аша чагылыш тапкан. Кергәндә - ике дәү боҗра, ягъни егет белән кызны бер гаиләгә берләштергән пар балдак аша үтәсе. Ике якта шулай ук халкыбыз тугрылык, чыдамлык образы итеп күргән пар ат, хыялыйлар сукмагы, дуслаштыру эскәмиясе, хәтта Эйфель манарасын эзләп Франциягә үк тә барып йөрисе юк, аның кече игезәге ошбу бакчада гына. Мәхәббәт агачы янында яшь пар озаграк тукталды. Гади генә агач түгел шул ул: сөю-сөелүне "йозаклап", гомерлек итеп ныгытып куючы сихри урын. Егет агачка серле йозакны бикләгәндә, кыз гаилә бәхете теләп тасма элде.

Яратуын бөтен җиһан белеп, күреп калсын диптер, егет кәләшен кулларында күтәреп Бәхет күпереннән дә үтте. Әнә шулай гаҗәеп матурлык эчендә бөтен шәһәр шаһитлыгында Төхбәтуллиннар гаиләсенә нигез салынды. Аларның никахын Яшьләр бакчасында рәсмиләштергән ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, кызыл туйларын истәлекле иткән район җитәкчеләре, үзләре хезмәт куйган оешма-предприятие вәкилләре, килгән кунаклар, әти-әниләре, якыннары, туганнары, дуслары изге теләкләр, тәбрикләүләргә күмделәр. Тыл һәм хезмәт ветераннары Рәшидә апа һәм Галимҗан ага Хуҗиевлар узган тормыш яшь пар өчен олы үрнәк.

1953 елда корылган бу тату, бердәм, хезмәт яраткан гаиләдә биш бала үсеп, хәзер инде алар 9 оныклары, 4 оныкчыклары рәхәтен күреп, кадер-хөрмәттә бәхетле картлыкларын кичерә. Юбилярлар үзләренә күрсәтелгән бу чаклы кадер-хөрмәттән, бүләкләүләрдән бераз югалып та калды кебек. Чигүле бүләк түбәтәй, ак яулык бигрәкләр дә килешеп, өлкәннәребезне тагын да нурландырып җибәрде.

Бакчада яңа гаилә коручыларның үз аллеясе дә бар. Биредә яшь парлар, изге теләкләрен теләп, агач утырта һәм шул рәвешле үзләреннән истәлек калдыра. Йола буенча, Төхбәтуллиннарның да гаилә агачы үз урынын алды. Уңдырышлы туфракта ныклап тамыр җәйсен дә, яшьләрнең гаилә ныклыгын теләп шаулап үссен генә!

Яшеллеккә төренгән, зәвык белән ясалган, балаларга уйнар өчен дә, спорт белән шөгыльләнүгә дә, ял итәргә дә бөтен уңайлыклар тудырылган парктан халык бәйрәм беткәч тә таралырга ашыкмады. Ә инде алдагы язда ул аллы-гөлле чәчәкләргә дә күмелеп, чын мәгънәсендә шәһәрнең йөзек кашына әверелер.

Чәчәкләрдән - келәмнәр

Бәйрәм Яшьләр бакчасыннан район-шәһәр Мәдәният йорты каршына күчте. Биредә районның оешма-предприятиеләре, торак милекчеләре ширкәтләре, уку йортлары һәм балалар бакчалары осталары чәчәкләр, ә инде җирле җитештерүчеләребез үз товарлары күргәзмәсен оештырган. Менә кайда ул фантазия, көзге муллыкка, матурлыкка мәдхия! Кабаклар, кыяр-помидорлар әкият геройларына әверелгән.

Ә чәчәкләр... алардан нинди генә келәм "сукмаганнар" да, ниләр генә "чикмәгәннәр"! Эрмитажың читтә торсын. Тынлы оркестр бу гүзәллекне күрми калмагыз, дигәндәй, дәртле көйләре белән азнакайлыларны бирегә дәште.

Бүләкләргә бай бәйрәм

Кичке оңгайда бәйрәм үзенең иң югары ноктасына җитеп, азнакайлыларны шәһәрнең үзәк стадионына җыйды. Азнакай районы игенчеләренең соңгы елда күрелмәгән иген үстереп - бөртеклеләрнең гектарыннан 26 центнер ашлык җыеп, республика күләмендә иң югары уңыш алуы бәйрәм мәйданына да таралып, икеләтә шатлык өстәде. Үзешчәннәребез, балалар катнашында театральләштерелгән тамаша, иң әүвәл менә шушы уңышларга ирешеп табыннарыбызны мул иткән игенчеләребезгә, җирлегебез ятмаларыннан кара алтын чыгарып, республика, район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән нефтьчеләргә мәдхия булып яңгырады.

- Татарстанда нефть ятмаларын үзләштерә башлауның 70 еллыгын без бүген нефтьчеләребез белән бергәләп, зур горурлык белән билгеләп үтәбез, - диде азнакайлылар, районыбыз кунакларын бәйрәмнәр белән тәбрикләү чыгышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Алар ирешкән уңышларга ихластан сөенәбез һәм республика, районның икътисади-социаль үсешендә куйган хезмәтләре, ярдәмнәре өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Азнакайда алып барылган яңа төзелешләрдә нефтьчеләр керткән өлеш чиксез. Бүгенге бәйрәм Азнакайның уңган, тырыш халкы өчен аеруча куанычлы. Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең уртак хезмәте нәтиҗәсендә Азнакай ягына икмәк даны кайтты! 135 мең тонна югары сыйфатлы бөртекле ашлык җитештердек. Бу - көнне-төнгә ялгап эшләгән комбайнчылар, механизаторла-рыбызның, агрономнар, ындыр табагында хезмәт куйган хатын-кызларыбызның, барча авыл кешесенең фидакарьлеге, көчле ихтыяр, рухи бердәмлек җимеше. Терлекчелек, ит, сөт җитештерү буенча да районыбыз беренче бишлеккә керде.

Марсель Зөфәр улы азнакайлыларның мәдәният, мәгариф, социаль, сәнәгать, спорт өлкәләрендә ирешкән уңышларына тукталды. Башкалабызда узган студентларның җәйге Универсиада ярышларында катнашып җиңү яулаган Азнакай кызы Светлана Крашенинникованың районыбыз данын илкүләм танытуы да барчабызда горурлык хисләре уята. Бүгенге бәйрәмгә ул тренеры белән кайткан иде.

ТР Дәүләт Советы депутаты, социаль сәясәт буенча Комитет рәисе урынбасары Василий Логинов, Мәскәүдән кайткан якташыбыз, Россия Герое Ильяс Дауди азнакайлыларны бәйрәмнәр белән котлап, безнең уңышларга, бүгенге тормышыбызга, җирлегебезнең көннән-көн чәчәк атуына соклануларын белдерделәр. ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов район халкына "Татнефть" ААҖ исеменнән зур бүләк белән килгән: белем бирү учреждениеләренә спорт киемнәре, җиһазлары алуга 8 миллион сумлык сертификат тапшырды. Район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы "Калинушка" ансамблендәге затлы сәхнә костюмнары да нефтьчеләребез бүләге.

Бүләк дигәннән, бәйрәм аларга шактый бай булып чыкты. Урак алдынгылары, нефтьчеләр, төзүчеләр, медицина, мәгариф, халыкка хезмәт күрсәтү, массакүләм мәгълүмат чаралары, кыскасы, районыбызның бер генә өлкә фидакарьләре дә онытылмаган - һәммәсенә Рәхмәт хатлары, мактаулы исемнәр, Мактау грамоталары тапшырылды. Вәгъдә ителгәнчә, иң төзек, чәчәкле ихаталар, территорияләр бәйгесенә дә йомгак ясалды, чишмәләрне карап, чистартып торучы райондашларыбыз да онытылмады.

Үзебезнең район үзешчәннәренең Азнакай турында дәртле җырлары җанга сары май булып ятса, Татарстан һәм Башкортостанның сәхнә йолдызлары кич буена барган концерт-тамашалары белән куандырды. Азнакайга бәрәкәт, иминлек теләп төнге күктә бәйрәм салюты балкыды.

Лиза Нурлыева

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Яшьләр бакчасын яшьләр ачты