Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда яшәүче ханым сөремнән агуланып, ничек исән калуы турында сөйләде

    Ул иртәдә дә будильник уятты. Юынып килеп, кухня ягына узуга, кисәк хәлсезлек тоеп, сыгылып төштем. Көч-хәл белән әле җыештырып өлгермәгән урынга аудым. Баш үтереп гөҗли, сулыш кысыла, йөрәк күкрәктән менә-менә чыгып китәм дип еш-еш тибә. Күңел болганып, уксыта ук башлады. "Үлүем шушы икән", - дигән уй йөгереп үтте. Һәрчак түшәк...

    Ул иртәдә дә будильник уятты. Юынып килеп, кухня ягына узуга, кисәк хәлсезлек тоеп, сыгылып төштем. Көч-хәл белән әле җыештырып өлгермәгән урынга аудым. Баш үтереп гөҗли, сулыш кысыла, йөрәк күкрәктән менә-менә чыгып китәм дип еш-еш тибә. Күңел болганып, уксыта ук башлады. "Үлүем шушы икән", - дигән уй йөгереп үтте. Һәрчак түшәк янәшәсендәге тумбочкада торган кан басымы аппаратын шудырып, көч-хәл белән үлчәдем: 80гә 60.

    Минем ыңгырашканга сикреп торган өйдәгеләр "скорый" чакыртты. Шөкер, бик тиз килеп җиттеләр. Укол-дарулардан соң хәл бераз җиңеләеп киткәндәй булды. Бермәл карыйм: әкренләп кенә бер-бер артлы улым, ирем түшәккә аудылар.

    Алар да бик каты баш авыртудан, чигәне кысудан, күңел болганудан зарланды. Шунда барыбыз да имәнеп киттек: газ котелы! Тышта яман суыткач, аны ныграк ачкан идек. Төтен суыргычы элегрәк тә сөремне тиешенчә суырып бетерми иде, газ температурасы тагын да күтәрелгәч, сөремнең торбадан чыгып бетә алмаганы өйгә генә җәелеп утырган.

    Шул минутта бөтен ишек- тәрәзәләрне ачып (тышта 35 градус салкынлык) аттык. "Мондый хәлдә ни эшләргә?", - дип ашыгыч ярдәмгә шалтыраттык. Каушаудан, бик нык авыртудан баш та эшләп җиткерми бит әле ул. Алар бик нык киенеп һавага чыгарга, шул рәвешле үпкәләрне чистартырга, нашатыр иснәргә, кайнар чәй яки кофе эчәргә кирәклеген әйтте. Баш авыртудан дару да кабып куярга куштылар.

    Урамда да озак түзмәле түгел шул, төньяк җиле үзәккә үтә. Өшүдән куркып, теплицага кереп утырдык. Бөтен ишек-тәрәзәсе шыр ачык өйдән чәй генә кайнатып алып чыгабыз. Шулай итеп, көнне һавада үткәреп, рәткә килгәч, өйне ныгытып җилләткәч, җылыткач кына кердек. Менә бит, олылар әйтмешли, яшәү белән үлем арасы, күз белән каш арасы кебек кенә. Газ сөреме исе күзгә дә күренми, исе дә юк икән аның. Үлгәнеңне дә сизми дә каласың.

    Хәл арулангач, гаиләдәгеләр белән бу хәлне анализлап утырдык. Беренчедән, газ котелын "шабашниклар"га куйдыру бер дә дөрес түгел. Алар куркынычсызлык кайгыйдәләрен уйлап тормый, үзләренә ничек җайлы, мәшәкатьсезрәк - шул юлны карыйлар. Аннары, ике контуралы котелларның да, әби әйтмешли, "эские", үз үзенчәлекләре бар икән. Синең бинага җае киләме-юкмы, әүвәл мәгълүмат тупларга, укырга, өйрәнергә кирәк. Аннары, котелны тикшереп-карап, проблема туса төзәтеп торучы оешма белән һичшиксез килешү төзү кирәклеген дә төшендерде безгә бу очрак.

    "После пожар" булса да, газ сөременнән агулану хакында да тәфсилләп укыдык. Углерод монооксиды кан тамырларына эләккәч гемоглобинга кушыла һәм карбоксигемоглобин барлыкка китерә. Ә ансы инде организм тәнчекләренә килүче кислород юлын каплый. Безнең кебек вакытында шәйләп алып чарасын күрмәсәң, яисә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итмәсәң, теге дөньяга китеп баруың да ихтимал.

    Менә шулай, шушы салкын көннәрдә баштан үткән бу хәлне мин бүтәннәргә дә гыйбрәт булсын дип яздым. Сакланганны гына саклармын дигән бит Ходай. Гомеребезне иң беренче чиратта үзебезнең кулда икәнен онытмыйк, кыш сынауларында уяу булыйк!

    Л. Шәйхиева,

    Азнакай шәһәре

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: