Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда яшь техниклар үсә

    Укучыларны инновацион техник иҗатка тарту максатларында «Бөек Ватан сугышы хәрби техникасы 3Д да» республика конкурсының муниципаль этабы узды. «Хәрби машина» номинациясендә беренче урынны Актүбә 3 нче урта мәктәбеннән Эдуард Иванов, Алмаз Мөхәммәтҗанов, Айгөл Әюпова (җитәкчеләре Гөлназ Әхмәтова) яулады. Икенче урында - балалар иҗат үзәегенең «Легороботлар» түгәрәгеннән Ринат Шәймөхәммәтов, Данил Баһаутдинов,...

    Укучыларны инновацион техник иҗатка тарту максатларында «Бөек Ватан сугышы хәрби техникасы 3Д да» республика конкурсының муниципаль этабы узды. «Хәрби машина» номинациясендә беренче урынны Актүбә 3 нче урта мәктәбеннән Эдуард Иванов, Алмаз Мөхәммәтҗанов, Айгөл Әюпова (җитәкчеләре Гөлназ Әхмәтова) яулады. Икенче урында - балалар иҗат үзәегенең «Легороботлар» түгәрәгеннән Ринат Шәймөхәммәтов, Данил Баһаутдинов, Ильяс Галиев (җитәкчеләре Динарис Вәлиев). Тымытыктагы «3 D - модельләштерү һәм басу» түгәрәгенә йөрүче Илшат Шәйгарданов, Сирин Галиев, Рәзилә Лотфуллина (җитәкчеләре Гөлфия Шәйхуллина) эше өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләрнең эшләре Казанга республика турында катнашу өчен җибәрелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: