Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда яшь пар бала бүлешә

    Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышы бара. Каршыбызда - әле гаилә тәмен тулысынча татырга да өлгерми аерылышкан япь-яшь ир белән хатын. Кайгыны да, шатлыкны да гомер буе бергә уртаклашырга вәгъдә бирешкән бу пар бала бүлешә. Кыз чагында: "Син минем - алиһәм!" - дип табынган ир бүген хатынын бала тәрбияләргә...

    Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышы бара. Каршыбызда - әле гаилә тәмен тулысынча татырга да өлгерми аерылышкан япь-яшь ир белән хатын. Кайгыны да, шатлыкны да гомер буе бергә уртаклашырга вәгъдә бирешкән бу пар бала бүлешә. Кыз чагында: "Син минем - алиһәм!" - дип табынган ир бүген хатынын бала тәрбияләргә лаек түгел дип исәпли.

    - Минем дә улымның башыннан сыйпап, кочагымда иркәләп йоклатасым, аның белән бергә уянасым килә, - дип өзгәләнә хатын.


    Аның ачы күз яшьләре йөрәкләребезне телгәли. Икесе дә шундый пар килгәннәр, карап туйгысыз матур ярлар. Аларны татулаштырасы, ялгыш киселгән "икмәкне" ялгыйсы килә.


    Кайберәүләр комиссия-нең эше шелтә белдерү, җәза бирү дип уйлый. Ә анда үзләре үк ата-ана булган, балалар язмышы өчен борчылучы, җан атучы кешеләр утыра. Бу парны кире кушырга омтылу да уртак баланы "өзгәләмәү", нәни күңелен җәрәхәтләмәү теләгеннән. Әмма әлегә ирнең дә, хатынның да бер-берсенә нәфрәте кайнап туктамаган. Йөрәкләре төпкелендә мәхәббәт уты сүнеп бетмәгәне дә сизелә. Их, кемгәдер беренче адымны ясарга кирәк тә... Җырдагыча, "горурлык дигән шайтан" ирек бирми.


    Бәлкем бу хәл каләм очына эленмәгән дә булыр иде, шул бер утырышта гына да без шушындый тагын ике гаиләнең язмышын күздән кичердек.


    Әни яки әти кеше хәмергә башын салса, ата-ана вазифаларын үтәмәсә, монда бала кем белән каласы көн кебек ачык. Кушылыгыз дип, андыйларны үгетләп тә тормыйсың.


    Әйе, суд карары бала белән аралашу тәртибен дә билгеләр. Нарасый бер атна яки бер ай әнисендә, икенче атна яки ай әтисендә яшәр.


    -Улымның әнисе янына кайтасы килми, - ди әти кеше.


    Ике-өч яшьлек бала ни аңласын соң? Ул бит киптергеч кебек, кем сөйләсә, шуның сүзенә ышана, шуны сеңдерә. Әби-бабайлар ни карый? Аларның акыллы, төпле киңәше дә нәфрәт утында янып, көлгә әйләнгәнме әллә?


    Бала хакы өчен барысын да гафу итеп, дөрес карарга килеп була. Аның өчен суд юлларын да таптау мәҗбүри түгел, бары мин-минлекне, көнчеллекне читкә куеп, алтын урталыкны табарга гына кирәк.


    Мәхәббәт кояшы гомер буе бертигез җылытмый ул. Әнә, күк тә, бер көнне - аяз, икенче көнне - болытлы. Яшене дә яшенли, яңгыры да, бозы да ява, әмма кояш барыбер чыкмый калмый. Ә яшьләр хәзер, чак кына арадан салкын җил исүгә, аерылышырга торып чаба. Бер-берсеннән үчне бала белән ала башлый.

    Ике якка тарткалый торгач, бәгырь кисәкләре бер мәлне өзелеп, кулдан ычкына һәм берничә елдан балигъ булмаганнар эше буенча комиссия каршына килеп баса. Бу юлы инде - үзе кылган гамәлләр өчен җавап тотарга. Кырында әтисе белән әнисе булыр. Баланың тәртипсезлегендә алар һаман бер-берсен гаепләр. Бу фараз түгел, ә чынбарлык, мондый хәл белән һәр утырышта очрашырга туры килә. Бала берсен дә санламый.

    Әтисенә ачуы килсә, ишекне шап итеп ябып, әнисе янына чыгып китә; әнисенә ачуы килсә, әтисе янына. Бусы әле иң яхшы дигән вариант. Иң аянычы - ата-ана арасында килешү булмаганда, үсмерләр сукбайга әверелә һәм аны республика буйлап полиция белән эзләргә кала. Ә унсигез яше тулганчы, бала өчен комиссия генә түгел, ата-ана да җаваплы. Хәтта аннан ваз кичсәң дә (андыйлар да бар), ул синең каның, синең табың.


    Резеда Шәрипова

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: