Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда янгын-коткару бүлекчәләрендә транспортта аварияләр профилактикасы айлыгы бара

    ​​​​​​​Эш транспортында аварияләр профилактикасы айлыгы кысаларында 2 нче федераль янгынга каршы отряд бүлекчәләрендә аңлату чаралары узды.

    Азнакайның 12 һәм 24 нче янгын-коткару бүлекчәләрендә ЮХИДИ инспекторы Айнур Хәкимов шоферларны районда һәм республикадагы юл-транспорт вакыйгалары белән таныштырды, иминлек максатларында юл кагыйдәләрен төгәл сакларга чакырды.

    Соңыннан 2 нче федераль янгынга каршы отряд вәкиле Евгений Титанов машина йөртүчеләрдән имтихан алды.

    Гөлназ Дәүләтшина, 12 нче янгын-коткару бүлекчәсе инспекторы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: