Реклама
Татарстан синоптиклары фарызлавынча, Азнакайда бу атнада аязучан болытлы һава булачак. Яңгырлар пәнҗешәмбе башланачак һәм киләсе атнада да дәвам итәчәк. 7 июльдән 10сына кадәр көннәр әле җылы торырга вәгъдә итә, көндезге һава температурасы +23 градус тәшкил итәчәк. Ләкин инде җомгада көн кинәт суытачак: +15 градус булачак. Ә ялларда температура тагын биш...
Татарстан синоптиклары фарызлавынча, Азнакайда бу атнада аязучан болытлы һава булачак. Яңгырлар пәнҗешәмбе башланачак һәм киләсе атнада да дәвам итәчәк.
7 июльдән 10сына кадәр көннәр әле җылы торырга вәгъдә итә, көндезге һава температурасы +23 градус тәшкил итәчәк. Ләкин инде җомгада көн кинәт суытачак: +15 градус булачак. Ә ялларда температура тагын биш градуска төшәчәк һәм +10ны гына тәшкил итәчәк. Җил көчле, секндына 7 метр тизлеккәчә.
Көннәр июль аеның 20ләрендә генә аязачак. Терекөмеш баганасы +20 һәм +22 градусларга кадәр күтәреләчәк. Ай азагында - 26 июльдән башлап - 30 градуслык кызулар көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз