Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда ялган аракы эчеп агулануның 59 очрагы теркәлгән, 3 кеше үлгән

    Күптән түгел генә Забайкалье өлкәсендәге бер авылда бер төндә дистәдән артык кешенең ялган аракы эчеп үлү вакыйгасы бөтен илне тетрәндерде. Массакүләм мәгълүмат чаралары авылның матәм көнен бар нечкәлекләре белән, башкаларга гыйбрәт булырлык итеп, ачыктан-ачык яктыртты. Менә шундый хәлләрдән соң "төчкертергә яраткан", нәфесен тыймый ялган аракы саткан һәркем үз-үзенә нәтиҗә ясап,...

    Күптән түгел генә Забайкалье өлкәсендәге бер авылда бер төндә дистәдән артык кешенең ялган аракы эчеп үлү вакыйгасы бөтен илне тетрәндерде. Массакүләм мәгълүмат чаралары авылның матәм көнен бар нечкәлекләре белән, башкаларга гыйбрәт булырлык итеп, ачыктан-ачык яктыртты.

    Менә шундый хәлләрдән соң "төчкертергә яраткан", нәфесен тыймый ялган аракы саткан һәркем үз-үзенә нәтиҗә ясап, мондый афәтләрдән үзен дә, якыннарын да араларга, һичшиксез тәүбә итәргә тиеш кебек иде.

    Әмма... бер эчкәне ничек эчсә, бу гадәтен шулай дәвам итә, ялган аракы сатучысы яман эшен ташламый. Узган атнада түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә сүз закон таләпләрен бозучылар, ялган аракының сәламәтлеккә никадәр зыян салуы хакында барды.

    Район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе, ялган аракы һәм тәмәке продукциясен сату очракларын ачу һәм аларга юл куймау буенча эш төркеме әгъзасы Руслан Дәүләтшин:

    - Бүгенге көндә бу тема актуаль булып кала. Җирлегебезгә ялган аракы кертү, сату фактлары булгалап тора. Минем райондашларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: авыл биләмәләрендә, шәһәр һәм бистә кибетләрендә шундый очракка тап булсагыз, бу хакта 7-00-76 телефоны аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.

    Муниципаль порталында да хезмәт күрсәтүнең 86 төре арасында эчемлекләрнең сыйфатын тикшерү буенча билгеләнгәне бар. Акциз маркасы булмаган яисә сыйфатына шик төшкән продукция турында сорауларыгыз, шикләнүләрегез, фикерләрегезне сайт аша җиткерә аласыз.

    Әлмәт территориаль органының контроль башкарма бүлеге консультанты Чулпан Габдуллина:

    - Соңгы вакытта безнең республикага, шул исәптән районыбызга да суррогат аракы кертү очраклары ешайды. Халык аны арзанлыгына кызыгып ала, ә агуланып үлү куркынычы янавын уйламыйлар да.

    Башын эчүгә сапкан, тормыш төбенә төшүчеләр сатып алганда, аңларга була, ә менә урта хәллеләр дә, ягъни кесәсендә шактый акчасы булганнар да шул юлдан бара бит. Нигә шулай була соң? Очсыз, ялган аракы сатучыларның кесәсен калынайтып, ялган аракыга өстенлек бирүчеләрне аңлап булмый.

    Юбилейларны, банкетларны яки башка төрле бәйрәмнәрне үткәргәндә Казахстан аракысына яки башка төрле ГОСТ таләпләренә туры килмәгән эчемлекләргә өстенлек биреп, алар кунак итеп чакырылган кадерле туганнары, якыннары, дусларының гомерен куркыныч астына куюларын аңларга тиеш бит инде. Узган ел Казахстаннан легаль булмаган эчемлек кертүнең ике очрагы ачыкланып, бу продукция конфискацияләнеп, суд карары нигезендә юкка чыгарылды. Быел янә шундый бер очрак теркәлде.

    Хәзер аның буенча тикшерү бара. Шул ук Казахстан коньягын гына алыйк. Матур шешәләргә тутырылган бу эчемлек кибет киштәләрендә күз явын алып тора. Ә шешәсе эчендә төрле хуш исле буяулар салынган сулы спиртлы сыекча. Ул сыекча хәтта виноград җимешенеке дә түгел, ә орлыгыныкы.

    Ягъни монда коньякның исе дә килми. Шәһәребез һәм районыбызда яшәүче битараф булмаганнардан андый эчемлекләрне сатып алмауларын, үзләре һәм якыннары сәламәтлеген куркыныч астына куймауларын үтенәбез. Республикага зур партияләр белән Оренбург, Самара өлкәләреннән, Казахстаннан ялган аракы, кыйммәтле маркалар астында виски, коньяк кертелә. Шуңа да кибеттә шуңа охшаш продукция сатып алганда, сертификат сорагыз.

    Ә инде ул юк икән, яки аңа карата шик-шөбһәгез туса, 7-05-07 телефоны аша бу хакта хәбәр итүегезне үтенәбез.

    Луиза Морадымова, район үзәк сырхауханәсенең медпрофилактика кабинеты мөдире:

    -Ризыктан агулануның барлык очракларыннан ялган аракыдан агуланулар иң зур өлешне тәшкил итә. Узган ел районда ялган аракы эчеп агулануның 59 очрагы теркәлеп, аларның 3се кешеләрнең үлеменә китерде.

    Суррогат эчеп үлгән бу ир-атларга әле алтмыш та тулмаган иде. Быел да мондый очраклар җитәрлек. Гомумән, аракыдан агуланулар елдан-ел арта. Кешеләрнең үз сәламәтлегенә генә түгел, гомере-яшәешенә төкереп каравы гаҗәпләндерә.

    Ялган аракыдагы төрле кушылмалар өстәлгән этанол 15 минуттан канга эләгеп, бер сәгатьтән иде кан тамырлары аша барлык органнар буенча хәрәкәт итеп, үз зарарын сала башлый. Инде билгеләп үткәнчә, үлемгә дә китерергә мөмкин.

    Сыйфатсыз эчемлек кулланган кешенең башы авырта, косасы килә, күз күреме начарлана, аңын югала. Мондый очракта һичшиксез ашыгыч ярдәм чакырту, медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү кирәк. Үз белдеклегең белән нидер кылырга, ярдәм итәргә алынуның ахыры аянычлы бетүе ихтимал.

    Әнә шулай легаль аракы белән ялганы арасындагы 40-50 сум аерма кеше гомеренә торырга мөмкин. Шуңа да һәркем бу хакта җитди уйланырга, гомумән, спиртлы эчемлекләрнең организмны какшатуы, бары тик зыян гына салуы турында онытмаска тиеш.

    Алда - май бәйрәмнәре. Табын ямен ялган, очсыз эчемлекләр бозмасын. Язның җиргә ямь өстәп, күңелләрне алгысыткан мәлендә аны хәвеф-хәтәрләрсез генә үткәрергә, һәрбарчабызга исән-имин, сәламәт булырга язсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: