Азнакайда Яңа елда яңа гаилә туды (ФОТО)
Бүген Азнакайда Габдуллиннар гаиләсенә нигез салынды – ЗАГС бүлегендә Лилия һәм Илфат тантаналы шартларда никахларын законлы рәсмиләштерделәр.
Әлеге истәлекле һәм шатлыклы вакыйга белән аларны муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов тәбрикләде. Яшь парга изге теләкләрен җиткереп, хакимият исеменнән бүләкләр тапшырды.
Ике яктан да әти-әниләре, туганнары да гаилә парының бәхетле һәм озын гомерле булуларын, бер-берсен аңлап һәм санлап яшәүләрен, сау-сәламәт балалар үстерүләрен теләделәр.
Яшьләрнең мәхәббәт тарихы ярты ел элек башлана. Ашханәгә төшке аш ашарга кергән Илфат кассада утыручы Лилиягә бер күрүдә гашыйк була. Әмма башта исемен сорарга да кыенсынып йөри. Аннан кыюлыгын җигеп, очрашырга чакыра. Илфат һөнәре буенча эретеп ябыштыручы, алтын куллы, төпле, ипле егет. Юкка гына Лилия аңа йөрәген һәм язмышын ышанып тапшырмаган.
– Бер-берсен яратып, әйбәт торсыннар, берүк бәхетле булсыннар, – диләр Лилиянең әти-әнисе Әлфия һәм Фазыл Ихсановлар.
Алар 23 ел бергә тормыш кичерәләр һәм гаиләнең ныклыгын сабырлык, бер-береңә ихтирам, юл куя белү тәшкил итә диләр.
Бүген Лилия белән Илфат бик бәхетле. Бу бәхетне картлык көннәренә кадәр саклау исә үзләренең кулларында.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова белдерүенчә, былтыр районда 290 пар гаилә корган, яңа елның беренче эш көнендә 2 пар теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев