Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Яңа ел чыршысы янында “Таграс-РемСервис” җәмгыяте үткәргән бәйрәмдә 200дән артык кеше катнашты (ФОТО)

2019 елның 28 декабрендә “Таграс-РемСервис” компаниясе администрациясе һәм профсоюз комитеты ярдәмендә Азнакай шәһәре һәм районы халкы өчен зур бәйрәм узды.

Аны котлау сүзләре белән “АзнакайРемСервис” предприятиесе начальнигы Олег Рябченко ачты.

– “Таграс-РемСервис” компаниясендә 4500дән артык хезмәткәр эшли, аларның 500гә якыны Азнакай районында яши. Димәк, аларның гаиләләре, балалары, якыннары да биредә яшиләр, эшлиләр һәм ял итәләр. Хезмәткәрләребезнең Яңа ел ялларын күңелле итеп уздырулары безнең өчен бик тә мөһим. Сезне 2020 Яңа ел белән котлап, сәламәтлек, хезмәт уңышлары, югары казанышларга ирешүегезне һәм гаилә бәхете телим, – диде ул.

Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурсларда, спорт эстафеталарында, биюләрдә, викториналарда актив катнаштылар. Һәркемнең кәефе күтәренке иде, йөзе шатлыктан балкыды.

Традиция буенча, чараның икенче өлешендә Кыш бабай һәм Кар кызы Яңа ел белән тәбрикләп, җырлап, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр.

Барлык катнашучыларга корпоратив сувенирлар, татлы бүләкләр һәм кыйммәтле призлар бирелде. Ә чараның азагында Кеше-Пружина тамашасын карадылар.

Реклама кысаларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев