Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда ветераннарга күчмә мунча хезмәт күрсәтә

    Мунча дисәң, безнең халык "тәгәрәп" китә. Хуш исле каен себеркесе белән җылы парда чабынсаң, тәннәр языла, чирләр онытыла шул. Шуңа күрә шәһәр кешесе дә аптырап тормый, себеркесен кыстыра да, атна саен мунчага юл ала. Ә менә өйдән чыга алмый ятучы хасталарга нишләргә? Район һәм шәһәр ветераннар советы аларга да әмәлен...

    Мунча дисәң, безнең халык "тәгәрәп" китә. Хуш исле каен себеркесе белән җылы парда чабынсаң, тәннәр языла, чирләр онытыла шул. Шуңа күрә шәһәр кешесе дә аптырап тормый, себеркесен кыстыра да, атна саен мунчага юл ала. Ә менә өйдән чыга алмый ятучы хасталарга нишләргә? Район һәм шәһәр ветераннар советы аларга да әмәлен тапкан: ишек алдына күчмә мунча китертә башлаган.

    Әлеге игелекле эшкә эшмәкәр Инсаф Садыйков тотынган.

    -Гаиләбез белән табигатькә чыгып, ял итәргә яратабыз. Менә шунда тулы бер рәхәтлек алу ниятеннән машинага мунча көйләдем. Яхшы әйбергә нигә тик ятарга, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов белән киңәшләштек тә, сугыш ветераннарын, инвалидларны атнага бер тапкыр юындырырга булдык, - ди ул.

    Мунча утын белән ягыла. Юкә такта белән тышланган җыйнак кына бүлмәдә кызган ташлы миче дә, лүкәсе дә, чыккач хәл алырга самаварлы өстәле белән утыргычы да бар.

    -Юынтык суы махсус савытка җыелып бара, аны соңыннан канализация чокырына агызабыз, - ди Инсаф Садыйков.

    Һәр изге эшне дога кылып башлау гадәткә кергән, шуңа күрә Миргасим Кәримов Җәүдәт хәзрәтне дәшергә дә онытмаган.

    Иң беренче булып күчмә мунчада юыну бәхете Галимҗан ага Кәрәмовка татыды.

    -Шәп! - диде мунча тәмен белүче ветеран.

    Галимҗан ага хәзерге Тукай районы Сәмәкәй авылында туа. Җиде сыйныф тәмамлагач, колхозда эшли.1942 елның фервалендә сугышка алына. Башта Үзәк фронтта, яраланып, госпитальдә дәваланганнан соң Ленинград фронтына эләгә.

    -Безне Эстониянең Сааремаа утравын немецлардан сакларга куйдылар. Җиңүне дә шунда каршыладым. Сугыш башында немецларның самолетларны болыт булып килеп, безне бомбага тотып китә иде. Аннан безнекеләр шулай оча башлады. Аларга "Катюша"лар кушылды. Шунда шатланганнар! - дип искә ала ул дәһшәтле елларны Галимҗан ага.

    Сугышчан батырлыклары өчен I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, "Германияне алган өчен" медальләре белән бүләкләнә ул.

    Туган авылына 1945 елның декабрендә кайта. Башта клуб мөдире, аннан авыл Советы секретаре була. Өч чакрым ераклыктагы Күҗәмәт авылы кызы Саҗидәне бер күрүдә "эләктереп" ала. Матур гына гаилә корып, өч кыз тәрбияләп үстерәләр, бүген дә пар канатлар булып, чөкердәшеп гомер кичерәләр.

    Банк техникумын тәмамлагач, язмыш җилләре аны районнар буенча йөртә дә, Азнакайга китереп төпли. Бидерә Галимҗан Кәрәмов 23 ел банк управляющие булып эшли. Намуслы тырыш хезмәте өчен "Татарстанның атказанган икътисадчысы" исеменә, Халыклар Дуслыгы орденына, Россия дәүләт банкы отличнигы күкрәк билгесенә лаек була.

    -Мин үзем гомерем буе бакчачылык белән шөгыльләндем. Анда мунчам да бар иде, мунчаны яратам. Безне онытмаганнары, шулай кайгыртулары өчен рәхмәт! - ди туксан бер яшен тутырган ветеран.

    Резеда ШӘРИПОВА, автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: