Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда ветеран Тәгъзимә Гәрәева сугыш чорында янгын командасында хезмәт иткән

    Бу сүзләрне әниебездән еш ишетергә туры килә иде. Әйе, язмыш никадәр ныграк сынаса, тормыш та шулкадәр кадерлерәк, истәлекләргә баерак була. Әниебез Тәгъзимә Гәрәева 1938 елны Азнакай 1нче урта мәктәбендә 7нче сыйныфны тәмамлап, хезмәт юлын дәүләт банкында хисапчы булып башлый. Яшь кызның тырышлыгын, осталыгын, оештыру сәләтен тиз күреп алалар һәм 1940...

    Бу сүзләрне әниебездән еш ишетергә туры килә иде. Әйе, язмыш никадәр ныграк сынаса, тормыш та шулкадәр кадерлерәк, истәлекләргә баерак була.


    Әниебез Тәгъзимә Гәрәева 1938 елны Азнакай 1нче урта мәктәбендә 7нче сыйныфны тәмамлап, хезмәт юлын дәүләт банкында хисапчы булып башлый. Яшь кызның тырышлыгын, осталыгын, оештыру сәләтен тиз күреп алалар һәм 1940 елны район комсомол комитетына секретарь итеп чакыралар.

    1941 елны Ватаныбыз сугыш куркынычы астында калып, ирләр сугышка алыну сәбәпле, әнине райбашкарма комитетына бүлек мөдире итеп күчерәләр. Чакыру пунктында эшләргә дә шуннан җибәрәләр үзен. "Хәзерге базар урынында урамда буй-буй тезелеп киткән өстәлләр тирәсендәге ыгы-зыгы, шундагы кычкырып елаган, гармун уйнаган, җырлаган тавышлар әле дә булса колакта," - дип искә ала иде әни. Германия фашистларының безнең илгә басып керүләре көчәйгәннән - көчәя барган вакытта районга хатын-кызларның да армия сафларына алынуы турында хәбәр килә.


    Комсомолның район комитеты бюросы әгъзалары буларак, башкаларга үрнәк булсын дип, әни белән Әкрәмә Абдуллинага гаризаны әйтеп торып яздыралар.


    - Гариза язып кайткач, әти белән әнигә белдермәдем - бер төн булса да тыныч йокласыннар, дидем. Гел онытасы юк: 1942 елның 18 мае иде, 19 яшьлек ике кызны идарә конюхы Саҗидә апаның юл буе елый-елый Чаллы пристанена илтә барганы,- дип сөйли иде ул.


    Әни Уссурийский өлкәсенең Владивостоктан 30 чакрым ераклыктагы Новоникольск авылында урнашкан авиагарнизонга эләгеп, янгын командасында хезмәт итә. Ә сугыш кырында сине инде хатын-кыз дип, ир-ат дип тормыйлар. Машина йөртү таныклыгы булган кыз ягулык, снаряд ташый, кулына автомат тотып постта тора.


    Тәвәккәллек тә җитәрлек булган үзендә. Хәрби ант биреп кулына мылтык алганын әти-әнисенә әй язасы гына килә бит. Юк шул, цензура үткәрми - сызалар. Шуннан җаен таба кыз: "Әти-әни, мин кияүгә чыктым. Иптәшем Тула шәһәреннән, исеме Мылтык, фамилиясе Винтовкин", - дип хат язып сала. Хатны беренче булып укыган әнисе: "Үзебезнең кеше түгел икән", - дип бик борчылса да, әти кеше эшнең нидә икәнен тиз төшендерә.


    ...Сугыш бетте, менә кайтабыз, дип сөенеп йөргәндә, әниләрнең частен япон сугышына кертәләр.


    Әни "Японияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнеп, 1945 елның 11 ноябрендә Азнакайга кайтып төшә. Кулына фанер чемодан тоткан, солдат киемендәге чибәр кызны "Бабай" кибете тирәсендә уйнап йөргән, башына олы пилотка, өстенә кечерәйтелгән шинель кигән кечкенә Минзакир (инде гүр иясе) күрә һәм чемоданын илтешеп, сөенчегә билле прәннек ала. Кем уйлаган шул вакытта кечкенә Минзакир булачак оныгының биатасы булыр, дип.


    Сугыштан соң да әнигә шактый җаваплы урыннарда эшләргә туры килә: райфода - бюджет бухгалтеры, ветлечебницада - бухгалтер, госбанкта - кассир, госстрахта -инспектор. 1965 елдан лаеклы ялга чыкканга кадәр район администрациясендә өлкән бухгалтер була. Нибары 7 сыйныф белемле әнигә никадәр тырышлык, осталык, сәләт, белем кирәк булгандыр гомере буе шундый җаваплы эшләр башкару өчен! Ул бик тә гадел, дөрес фикерле, ярдәмчел, ачык йөзле, пөхтә, үз эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкара иде. Хезмәттәшләреннән, дусларыннан, әнине белүчеләрдән хәзер дә җылы сүзләр генә ишетеп торабыз.


    Әниебез кечкенәдән кул эшләренә оста булган. Аның 5нче сыйныфта укыганда бәйләм үрнәкләре белән тутырылган хезмәт дәфтәре бүген дә исән, үземә, оныкларга файда китерә. Чигешләр, челтәр якалар, челтәр эшләпәләр, кофталар бәйләү, решилье белән чигү, юрган сыру дисеңме - бөтенесен бергә җыйсаң, күпме булыр иде икән әнинең кул эшләре!

    Күз нурын салып, бөтен җанын биреп башкарган эшләре белән шактый туганнарын, дусларын, танышларын сөендерде әни. Ә күпме яшь парларны котлады ак тәрәзә пәрдәләренә котлау сүзләре чигеп. Ә күпме мәҗлес табыннарын ул пешергән төсле-төсле роза чәчәкләре, кош телләре бизәп торды. Нишлисең бит, яшьли ялгыз калып, вакыт үтсенгә, очны-очка ялгарга дип утыргандыр инде ул чакларда.


    Уй-фикерләрен шигъри юлларга сала иде. Туганнарына, дусларына, хезмәттәшләренә, аларның балаларына багышлап язган шигырь юлларын, теләкләрен аерым бер папкага җыеп барган. Аларны укыганда күзләр яшь белән тула. Бүген дә истәлекләрен, шигырьләрен еш укыйбыз, ул язмалар уйландыра да, җанны сызландыра. Әйе, әнинең гомер юлы якты өлге итеп алырлык, тормыш арбасын берүзе тартып, күп сынаулар үтәргә туры килде шул аңа.


    Гомеренең соңгы көненә кадәр төшенкелеккә бирелмичә, без - балаларына, оныкларына ныклы терәк булып яшәде, ярдәм кулын сузып торды. Сугыш афәтләрен кичкән әниебез исән булса, быел аңа 91 яшь булыр иде, бакыйлыкка күчкәненә дә сентябрьдә 4 ел тула. Аның якты истәлеге без - балалары, оныклары күңелендә саклана.

    Флора Якупова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: