Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда Ватан сакчыларын котладылар

    Бүген шәһәребез Мәдәният йортында Ватан сакчылары көне уңаеннан зур бәйрәм узды.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм хәрби комиссар Рәдив Камалеев бәйрәм белән тәбрикләп, сугыш һәм тыл, Әфган сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннарына бүләкләр тапшырдылар.

    Уллары хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган әниләргә чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр.

    Районыбыз сәнгать осталары тантаналы чараны җыр-биюләре белән бизәделәр. Район хакимияте хатын-кызлар коллективының иҗади чыгышы исә һәркем өчен көтелмәгән бүләк булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: