Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда узган Чатыр тау җыенында 17 фольклор ансамбль катнашты

    Өченче ел рәттән Чатыр тауда җыен үткәрелә. Район күләмендә башланган әлеге чара узган ел - зона, быел республика дәрәҗәсенә күтәрелде. 12 районнан 17 иҗат коллективы төрки халыкларның фольклор фестиваленә - җыенга җыйналды. Чатыр тау - районыбыз горурлыгы гына түгел, ул Татарстанның иң биек ноктасы, тарихи мирасы. Революциягә кадәр үк биредә...

    Өченче ел рәттән Чатыр тауда җыен үткәрелә. Район күләмендә башланган әлеге чара узган ел - зона, быел республика дәрәҗәсенә күтәрелде. 12 районнан 17 иҗат коллективы төрки халыкларның фольклор фестиваленә - җыенга җыйналды.


    Чатыр тау - районыбыз горурлыгы гына түгел, ул Татарстанның иң биек ноктасы, тарихи мирасы. Революциягә кадәр үк биредә тирә-як авылларның аксакаллары җыйналып, тормыш-көнкүреш хакында фикер алышкан, уй-ниятләре белән уртаклашкан. Риваятьләргә караганда, тауның тылсым көче бар, ди. Хактыр, Тау рухының изге эшкә хәер-фатихасы белән елдан-ел җыенда катнашучы төбәкләр саны арта. Быел ут күршеләребез Әлмәт, Сарман, Мөслим, Бөгелмә, Баулы, ерак араларны якын итеп Теләче, Питрәч, Әлки, Балык Бистәсе, Алабуга, Тукай, Башкортостанның Шаран районнары коллективлары килде.


    Фестиваль, гадәттәгечә, Чатыр тауда театральләштерелгән тамаша белән башланды. Бер мизгелдә тарих җиле Чатыр тау буйлап йөгереп узды: Пугач яуларының тояк тавышлары да, сәнәкчеләрнең шаулы авазлары да, бакыр чыгаручыларның тимер богаулар чыңы да яңгырады.
    Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов ачты.

    -Фестивальнең төп максаты - борынгы гореф-гадәтләребезне яңарту, халыкка җиткерү, мәдәни мирасыбызны саклау, фольклор берләшмәләрне бергә туплау, - диде.


    Җыенның мәртәбәле кунагы - ТР Президенты Аппаратының баш киңәшчесе Ленар Хәкимҗанов киләчәктә бу чараның "Каравон" бәйрәме кебек киң масштаб алуын, ил күләменә чыгуын теләде һәм аны үстерүдә хөкүмәт тарафыннан ярдәм итәргә тырышачакларын белдерде.


    Туган ягыбызның олуг каләм ияләре Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, Әнәс Исхаков, Рөстәм Зәкуанов, Ирек Бәдретдинов Чатур тауга мәдхия укыдылар.


    -Бу бәйрәм тарихка керергә тиеш. Киләчәктә милләтебезнең матур гадәте булып китсен иде, - ди Чатыр тауны үз әсәрләрендә дөнья биеклегенә күтәргән халык язучысы Марсель Галиев.


    Кунакларның да Азнакайдан алган тәэсирләре күңелләреннән ташыды.
    -Мәдәният идарәсе шушындый чара үткәрелүе хакында җиткергәч, бик теләп ризалаштык. Чатыр тауны беренче тапкыр күрүебез, беренче тапкыр шундый биеклеккә күтәрелүебез. Бик кунакчыл каршы алдылар, - ди Алабуганың "Сөембикә" татар фольклор ансамбле җитәкчесе Людмила Гатауллина.


    "Әлки мишәрләре"нә дә ошаган безнең яклар.
    -Әлки районы тигезлектә урнашкан, мондый таулар юк. Табигатегез искиткеч гүзәл! Шәһәрдәге чисталыкка, халыкның әдәплелегенә, телебезнең саф килеш сакланышына игътибар иттек. Үзебезгә тәҗрибә алырга килдек, - диделәр.
    Аннан фестивальдә катнашучылар район-шәһәр Мәдәният йортында чыгыш ясады. Коллективлар "Кичке уен", "Каз өмәсе", "Станок уены", "Туй күренеше", "Печән өсте" күренешләрен, татар халык җырларын һәм биюләрен тәкъдим итте.
    Питрәч районының "Моңлы тамчылар" вокаль-фольклор ансамбле яшүсмерләрдән тора.


    -Сезне ансамбльгә нәрсә тартып китерде? - дип кызыксынам.


    -Борынгы биюләрне өйрәнәсебез килде. Костюмнар үзенчәлекле. Яшьтәшләребез дә безнең чыгышларны яратып карый, - диде Рәсилә Идрисова.
    Коллектив өч ел элек кенә оешса да, шактый конкурсларда җиңү яулап өлгергән. Быел Чувашиядә узган "Урмай-Зәлидә" төрки халыклар бәйгесендә 3 нче урынны алган.
    Башка районнардан да яшьләр коллективлары бар иде. Аларның тарихи мирасыбызны саклауга омтылышы, һичшиксез, матур күренеш һәм мактауга лаек.


    Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кичен Р.Ишкәев исемендәге ял паркында йомгаклау концертында узды.
    Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин фестивальнең мәдәни һәм тарихи әһәмияткә ия икәнлегенә басым ясап, барлык катнашучыларга тирән рәхмәтен белдерде.


    Быел Азнакайның "Җанашым", Сарман районы Ләке авылы мәдәният йортының "Игәнә" керәшен халык коллективы, Бөгелмә районы Карабаш бистәсенең "Зөбәрҗәт" коллективы лауреат булды. Алар сәхнә куелышы, костюмнар һәм чыгышлары белән аерылып торды.


    -Азнакайлылар бу фестиваль белән республика күләмендә яңалык кертте. Без әлеге бик кирәкле, күркәм, халкыбызның йөзек кашы булырдай чара өчен ихлас күңелдән район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, Азнакай мәдәният идарәсенә, барча азнакайлыларга рәхмәтлебез. Яңа дәрт, омтылышлар белән алга таба да җыенда катнашачакбыз, -ди Әлмәт районы Бишмунча авылы мәдәният йортының сәнгать бүлеге җитәкчесе Лилия Купаева.


    Чатыр тауда узган җыен чынлап та иң югары бәяне бирерлек итеп оештырылган иде...


    Резеда Шәрипова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: